Зәй районы яшьләр эшләре идарәсе 16-17 июль көннәрендә Баграж күле буенда эшче яшьләр катнашында туристлык слеты уздыра. Ул сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау, эшче яшьләрне актив тормышка өндәү, спорт уеннарына ныграк җәлеп итү максатын үз эченә ала. Традицион төстә үткәрелүче слет, каршылыклы полоса буенча үтү, палаткалар җыю-сүтү, учак ягып аш пешерү,...