Зәй офыклары

12 июль 2016 яңалыклары

  • 12 июль 2016 - 15:16
    Питрау бәйрәме уңаеннан зәйлеләрне район башлыгы Разиф Кәримов котлады
    Сезне чын күңелдән халык бәйрәме - Питрау белән котлыйм. Моннан 17 ел элек Баграж авылының престольный бәйрәме саналган Питрау, авыл бәйрәме кысаларыннан чыгып, элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев инициативасы белән районкүләм мәдәни чара статусы алды. Ә быел без бу бәйрәмгә тагын да үзенчәлекле төсмерләр өстәп, үзебезнең күркәм Зәй җирендә аңа...
    611
    0
    0
  • 12 июль 2016 - 12:42
    Зәйдә физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә эш урыннары булдыру - игътибар үзәгендә
    Зәй районы мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре бу көннәрдә физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен тудырылган эш урыннарын оешма-предприятиеләргә чыгып тикшерде. 2013 елдан Зәй предприятиеләрендә шундый 35 эш мәйданчыгы булдырылган. Мондый эш урыннарын төзү өчен мәшгульлек үзәге аша чыгымнар өчен компенсацияләр бирелә. Быел ул хәтта бер эш урыны өчен 69300 сумга җитте. Һәр...
    564
    0
    0
  • 12 июль 2016 - 08:28
    Минималь хезмәт хакыннан да ким эш хакы алуга юл куелмый
    Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, агымдагы елның 1 июленнән федераль закон нигезендә хезмәт хакларының минималь күләме 7500 сумга җитү сәбәпле, РФ Хезмәт кодексының 129,133нче маддәләре буенча һәр оешмада шушыннан да ким эш хакы булмаска тиеш. Бу барлык төр бюджет һәм бюджетныкы булмаган оешмаларга да кагыла....
    572
    0
    0
  • 12 июль 2016 - 08:26
    Аккалфаклылар Актанышка җыела
    "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы 13-15 июльдә Актанышта булачак. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында барлыкка килгән бу оешма утырышында Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән вәкилләр, Таҗикстан, Австралия, Беларусь, Польша, Казакъстан, Төркемәнстаннан 10 кунак катнашачак. Барлыгы 150ләп делегатның 5 төркемгә бүленеп авылларга чыгуы ниятләнә....
    773
    0
    0
  • 12 июль 2016 - 08:26
    Казанда атна буе балалар фильмнарын карау мөмкинлеге тудырылды
    Казанда "КиноМай белән бәхетле мизгелләр" исеме астындагы кинофорум кысаларында, балалар һәм гаиләләр өчен Россия кино атналыгы тәмамланды. Форум мастер-классларга, кино сәнгате әһелләре белән үткәрелгән иҗади кичәләргә, соңгы еллардагы балалар кинематографиясеннән күрсәтелгән киноларга бик бай булды. Матур кинолар "Мир", кинотеатрында, "Угол" иҗади лабораториясендә, "Байтик" балалар лагеренда актив күрсәтелде. Аларда зәйлеләрнең дә...
    705
    0
    0
  • 12 июль 2016 - 08:06
    Казан күренешләренең акча банкнотларында чагылу мөмкинлеге бар
    Россия Банкы банкнотларында Казан шәһәре сурәте күренешләре төшерелү буенча игълан ителгән бәйгедә катнашу өчен татарстанлыларның тавыш бирүдә актив катнашуы сорала. Казан Кремле һәм Казан федераль университеты күренешләренең 200 һәм 2000 сумлык яңа Россия Банкы банкнотларына куелу мөмкинлеге бар. Тавыш бирү өчен твоя россия.рф. сайтына кереп, бәйге турында тулырак белергә һәм...
    545
    0
    0
  • 12 июль 2016 - 08:02
    Зәйдә терлекләрнең баш саны арта
    Зәйдә терлекчелек буенча да эш тукталып тормый. Ярты ел эчендә терлек башы саны 976га арткан, хәзер ул 17878 баш тәшкил итә, ел азагына бу санны 18000гә җиткерү планы тора. Сөт җитештерү дә арта. Агымдагы елның 6 аенда 12386 тонна сөт савылган, бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 240 тоннага...
    727
    0
    0
  • 12 июль 2016 - 07:34
    Зәйлеләр уракка иртә кереште
    Быел зәйлеләр урып-җыю эшенә гадәттәгедән шактый иртә кереште. Ул беренче тапкыр район кырларында яңа техник культура игелү белән бәйле. Хәбәр иткәнебезчә, 8 июльдән «Восток" анрофирмасы "Мәлем" бүлекчәсендә көзге "рыжик" дип аталган культураны җыя башладылар. Башка агрофирмалар да бу эшне башлап килә. Яңа культураның уңышы гектарыннан уртача 11 центнер тәшкил итә,...
    648
    0
    0
  • 12 июль 2016 - 07:28
    Зәйлеләр терлек азыгын күпләп әзерли
    Зәй районында күпьеллык үләннәрне икенче кат чабу, терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара. Гомумән район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 8 мең тонна печән, 71,7 мең тонна сенаж әзерләделәр. Бу бер баш терлеккә 21 центнер азык дигән сүз. Терлек азыгы запасын күпләп булдыру өчен бүгенге көндә "Зәй" агрофирмасына караган Аксар авыл җирлегендә...
    621
    0
    0
Реклама