Зәй офыклары

22 июль 2016 яңалыклары

  • 22 июль 2016 - 11:39
    Зәйдә бассейн вакытлыча ябыла
    24 июльдән Зәйнең физкультура-сәламәтләндерү үзәгендәге бассейн көзгә кадәр ябыла. Биредә вак төзекләндерү эшләре башкару күздә тотыла, душ кабиналары, баскычлар яңа төс алачак. Шулай ук, киң масштаблы чистарту, дезинфекция үткәрү дә карала.
    495
    0
    0
  • 22 июль 2016 - 11:37
    Парк яңара
    Шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркында үзгәртеп кору эшләре дәвам итә. Җәяүлеләр өчен юллар яңара, Карамалы елгасына төшү урыннары, сәхнә заманчалаштырыла. Кече архитектура үрнәкләре дә паркны бизәячәк. Скульптура элементлары, "Аҗаган" балалар мәйданчыгын булдыруга әзерлек эшләре бара.
    538
    0
    0
  • 22 июль 2016 - 08:08
    Һава ни өчен чиста түгел?
    Татарстан гидрометриология үзәге республикада һаваның дым һәм төтенгә охшаш рәшә белән каплануын хәбәр итә. Ул Бөгелмә, Минзәлә, Мөслим, Алабуга, шул исәптән Зәй районы территориясендә дә күзәтелә. Күрше өлкә - Пермь, Удмуртия, Свердловскида да өлешчә шундый һава халәтен күзәтергә мөмкин икән. Синоптиклар аны соңгы ике тәүлектә Татарстан территориясенең киң антициклон йогынтысында...
    569
    0
    0
  • 22 июль 2016 - 07:00
    Зәйдә “Авыл яшьләре - 2017” спорт уеннарына әзерлек башланды
    Бүген Зәйдә район башлыгы каршында эшләүче физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте буенча советның чираттагы утырышы булды. Анда спорт учреждениеләренең кышкы җылытусезонына әзерлеге мәсьәләләре, "Энергия" стадионында республика программасы буенча алып барыла торган реконструкция эшләре, "Ялта-Зәй" чаңгы спорты үзәгендә сезонлы ярышларга әзерлек торышы һәм 2017 елның җәендә узачак "Авыл яшьләре"...
    606
    0
    0
  • 22 июль 2016 - 05:34
    Һава торышы
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының көйсезләнү ихтималының әлегә кадәр юкка чыкмавы хакында кисәтә. Синоптиклар тараткан хәбәргә ышансаң, 22 июльдә, метеорологик хәл кабат кискенләшеп алырга мөмкин. Фаразлардан күренгәнчә, төнлә һәм иртән республикада урыны белән яшен булачак. Яшен вакытында җилнең кыска вакытлы көчәюе хакында да әйтелә. Көчәйгән вакытта...
    0
    0
    0
  • 22 июль 2016 - 05:31
    Зәйлеләр урып-җыюны кызу темпларда алып бара
    Зәй авыл хуҗалыгы идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көнгә район кырларыннан бөртеклеләр 3800 гектар мәйданда җыеп алынган. Суктырылган ашлык 16 500 тоннаны тәшкил итә. Уртача уңыш гектарыннан 43 центнер тәшкил итә.
    649
    0
    0
Реклама