Зәй офыклары

25 июль 2016 яңалыклары

  • 25 июль 2016 - 12:32
    Зәйдә ветераннар сәяхәткә чыктылар
    "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ветераннар советы рәисе Илдус Ибраһимов башлангычы белән ел саен төрле чаралар, акцияләр, туган як өйрәнү музеена экскурсияләр оештырыла. Завод ветераннары өчен июль аенда мәчетләр һәм чиркәүләр буенча "Мирас" дип аталган ике экскурсия үткәрелде. Мөселман динендәгеләр 22 июльдә мәчетләргә һәм истәлекле урыннарга чыктылар. Экскурсиягә чыгучыларны...
    618
    0
    0
  • 25 июль 2016 - 12:08
    Йорт җиҺазы сатып алсаң
    Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге өй җиһазларының түбән сыйфатлы булуыннан, аларның вакытында кайтарылмавыннан, килешүдә күрсәтелгән вакытның төгәл үтәлмәвеннән зарлана. Өй җиһазы гадәттә озак вакыт файдалану өчен сатып алына, шуңа да кулланучы аз акча таләп ителмәгән товарның сыйфатлы булуына аеруча таләпчән. Кулланучы нәрсә өчен акча түләгәнен...
    793
    0
    0
  • 25 июль 2016 - 11:53
    Якты Күлдә Казанская үтте (Фоторепортаж)
    23 июльдә Якты Күл авылында Казанская бәйрәме билгеләп үтелде. Быел ул әлеге җирлектә 20нче тапкыр оештырылуы белән дә үзенчәлекле иде. Бәйрәмгә килүчеләрне район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев тәбрикләде. Матур бәйрәм программасын "Легенда" хореография ансамбле ачып, аларны берәм-берәм "Злата" ансамбле, "Керәшен моңы" , "Җиләк", "Ивушки", "Сәвәләй" фольклор коллективлары...
    554
    0
    0
  • 25 июль 2016 - 11:32
    Билгесез мотоцикл йөртүче кешеләр бәрдергән
    Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча узган атнада район юлларында 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның берсендә кешеләр зыян күргән. 23 июльдә Сәвәләй авылында билгесез мотоцикл йөртүче тәүлекнең караңгы вакытында бер төркем җәяүлеләр өстенә килә. Нәтиҗәдә 1996 һәм 1998 елгы ир-егетләр авыр тән җәрәхәтләре белән Әлмәт шәһәр дәваханәсенә озатыла....
    682
    0
    0
  • 25 июль 2016 - 10:54
    Карак җәзасын алды
    Шәһәрдә велосипедлар урлау очраклары булуы турында хәбәр иткән идек. "Без капчыкта ятмый" дигән халык мәкале буенча полиция хезмәткәрләре каракларны тоткарлауга да иреште. Күптән түгел шәһәр судында шундыйларның берсенә карата хөкем карары чыгарылды. Суд эскәмиясенә утыручы агымдагы елның 31 маенда бер подъезд төбеннән велосипед урлаган булган. Хәзер аңа РФ Җинаять кодексының...
    691
    0
    0
  • 25 июль 2016 - 10:39
    “Мирас”лылар рәхмәт әйтә
    Узган атнада безнең балаларыбыз - Зәй шәһәренең "Мирас" вокаль-хореография ансамбле солистлары Кырымнан кайтты. Алар республика Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажлыгында узучы "Созвездие-Йолдызлык" телевизион балалар һәм яшьләр ачык республика фестивалендә быел үз номинацияләрендә беренче урынны алып, фестивальнең зур бүләгенә - Кырымдагы "Алькадар" лагерена бушлай юллама алуга ирештеләр. 3 - 20 июльдә балалар...
    511
    0
    0
  • 25 июль 2016 - 08:47
    Узган атнада Медицина урамында ике мәртәбә янгын чыккан
    Узган атнада янгын хезмәте 13 чакыру алган. Шуның 3се - чүп яну, 2шәре - полиция белән хезмәттәшлек, ризык көю, юл һәлакәтенә чыгу, 1шәре - ашыгыч ярдәм белән хезмәттәшлек, ялган чакыру. 22 июльдә шәһәрдә Медицина урамы 26нчы йорт адресы буенча печән тюгы, шәхси сарайның стенасы һәм түбәсе яна. Ут чыгуның сәбәбе...
    586
    0
    0
  • 25 июль 2016 - 08:32
    Айрат Хәйруллин сентябрь сайлауларында катнашыр өчен документлар тапшырды
    22 июль көнне Айрат Хәйруллинокруг сайлау комиссиясенә документларын тапшырды. Ул Дәүләт Думасына булган сайлауларда Түбән Кама бер мандатлы сайлау округыннан катнаша. Айрат Нәҗипович көрәшнең җитди булачак аңлый, шулай да кәефе оптимистларча күтәренке: - Кәефем шәп, - диде ул безгә. -Бүген документларымны тапшырдым. Һәм асылда нәкъ менә бүгенге көннән сайлау алды...
    635
    0
    0
  • 25 июль 2016 - 07:49
    Синоптиклар атна башында шторм кисәтүе игълан итте
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 25 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә, яшен булу ихтималы да бар. Синоптиклар шулай ук шторм кисәтүе дә игълан итте: яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метр тизлеккә җитәчәк. Татарстанда көндезге һава...
    593
    0
    0
  • 25 июль 2016 - 07:05
    Зәйдә “Мин дөньяны күрәм” проекты гамәлгә ашырыла
    Районыбызда бүгенге көндә 300гә якын баланың күз күрү яхшы булмаудан интегүе билгеле. Шундый гаиләләрнең әлеге проблемасын бераз булса да җиңеләйтү максатында Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә зур проектны гамәлгә ашырырга карар ителде. Хәбәр иткәнебезчә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге...
    555
    0
    0
  • 25 июль 2016 - 07:04
    Яңа техник культура амбарларда урын алды
    Билгеле булганча, быел Зәй районы басуларында яңа техник культура - көзге "рыжик" үстерделәр. 1100 гектарда үстерелгән әлеге культураны инде җыю төгәлләнде. Барлыгы 1500 тонналап уңыш Зәй икмәк кабул итү предприятиесе амбарына салынды. Аның уңышы гектарыннан 14 центнер тәшкил итте. Алга таба әлеге орлыктан үсемлек мае ясау планлаштырыла. Мондый завод "Заман"...
    649
    0
    0
  • 25 июль 2016 - 07:00
    Зәйлеләр 8800 гектарда бөртеклеләрне җыеп алды
    Зәй игенчеләре урып-җыюны югары темплар белән алып бара. Бүгенге көнгә бөртеклеләр 8800 гектарда җыелып, аннан 38 мең 500 тонна ашлык суктырып алынган. Шуларның 25 мең 800 тоннасы - көзге бодай, 12 мең 700 тоннасы - арпа. Суктырылган икмәкнең 90 проценты көнендә үк дәүләт амбарларына озатылып бара, дип белдерәләр район авыл...
    586
    0
    0
Реклама