Зәй офыклары

26 июль 2016 яңалыклары

  • 26 июль 2016 - 13:14
    Зәй мәчетендә балалар өчен “Ихлас” лагере эшли
    Зәй үзәк мәчетендә бу җәйдә дә балалар өчен мөселман лагере эшли. Барлыгы 60лап кыз һәм малай белщн өч төркемгә бүлеп, иртәнге сәгать тугыздан көндезге икегә кадәр махсус дини белемле әйдаманнар укыту-тәрбия эшләре белән шөгыльләнә. Балалар биредә дини тәгълимат белән бергә әхлак-әдәп кануннарын, бер-береңә дустанә мөнәсәбәттә булу серләрен, гарәпчә уку-язу нигезләрен...
    751
    0
    0
  • 26 июль 2016 - 13:03
    Спорт, хәрби әзерлек юнәлешендәге лагерьлар актив эшчәнлектә
    Районда балаларның җәйге ялын төрле формаларда оештыру даими контрольдә тора. 19-25 июльдә Кама Аланына якын урында 14 - 17 яшьлек бер төркем яшүсмер "Аҗаган" хәрби әзерлек юнәлешендәге лагерьда булдылар. Ә 21 июльдән 10 августка кадәр "Йолдызлык" лагере базасында "Зәй" балалар яшүсмерләр мәктәбендә "Киокусинкай" бүлегендә шөгыльләнүче балалар уку-әзерлек җыеннарында катнаша.
    682
    0
    0
  • 26 июль 2016 - 12:00
    Зәй районында юлда ике кеше һәлак булды (Фоторепортаж)
    Кичә - 25 июльдә 16 сәгать 55 минутта Урсай- Ромашкино юлының 3нче километрында юл-транспорт һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итәләр ЮХИДИ бүлегеннән. "ВАЗ-21120" автомобилен йөртүче тизлек режимын контрольдә тотмау нәтиҗәсендә контрольне югалта, каршы як полосага чыгып, юл читендәге баганага бәрелә һәм әйләнә. Авария нәтиҗәсендә 1980 елгы машина йөртүче һәм аның 1979...
    672
    0
    0
  • 26 июль 2016 - 11:59
    Законнары үтәлеше даими контрольдә
    Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәт законнары үтәлешен тикшерүне дәвам итә. Бу көннәрдә "Техсервис" ҖЧШендә хезмәткәрләр мөрәҗәгате буенча тикшерүләр үткәрелгән. Ширкәттә май ае өчен 153770 сум хезмәт хакы бурычы булуы ачыкланган. Әлеге оешма җитәкчесе элек тә хезмәт хакын үз вакытында түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Хәзер исә җәмәгать судьясы карары белән...
    750
    0
    0
  • 26 июль 2016 - 11:10
    Зәйдә 129 гектарлы Тәкмәк басуыннан уртача уңыш 68ц/га чыкты
    Зәй районы игенчеләре арасында урып-җыю эшендә иң алдынгылар буларак "Зәй" агрофирмасы хезмәтчәннәре бара. Бүгенге көнгә алар бөртеклеләрне 1300 гектар мәйданда җыеп алганнар, бу барлык мәйданнарның 20 процентын тәшкил итә, -ди баш агроном Нияз Закирҗанов. Анда уртача уңыш гектарыннан 46 центнер. Көзге бодайның мең гектарыннан алар 4400 тонна ашлык җыеп алган....
    699
    0
    0
  • 26 июль 2016 - 10:52
    Зәйдә ир-егетләр командалары футбол буенча район беренчелегенә ярыша
    Зәйдә 23 июльдән авыл җирлекләре һәм агрофирмалар бүлекчәләре ир-егетләр командалары арасында футбол буенча район беренчелеге башланды. "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында оештырылучы ярышлар районда игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына да багышлана. Инде беренче нәтиҗәләр дә билгеле булды: Чыбыклы авылы спорт мәйданчыгында узган уеннарда чыбыклылар сәвәләйлеләрне 3:2 исәбе белән җиңде....
    668
    0
    0
  • 26 июль 2016 - 08:26
    Сөт җитештерү арта
    Зәй районы сөт җитештерү буенча республикада хәзер 14нче урында. Районда 1-24 июльдә 1819 тонна сөт җитештерелгән. Фермаларда тәүлеклек савым 76 тонна тәшкил итә, бу - бер сыердан тәүлегенә 17,1 литр сөт дигән сүз. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 5,6 тоннага артым күзәтелә. Июль аенда 1221 тонна сөт сатылган, шуның...
    1580
    0
    0
  • 26 июль 2016 - 08:11
    Дәүләткә – Зәй икмәге!
    Зәй басуларыннан җыйналган икмәкнең бүгенге көнгә 17 мең тоннасы Зәй, Чаллы, Акташ элеваторларына тапшырылган. Шул ук вакытта "Восток" агрофирмасы ындыр табагында - 8 мең тонна, "Зәй" һәм "Зәй шикәре" агрофирмаларында 1 мең тонна икмәк элеваторга озату чиратын көтә.
    696
    0
    0
  • 26 июль 2016 - 07:56
    Мул уңыш күп техника сорый
    Бүгенге көндә район кырларында 70 комбайн урып-җыю эше белән мәшгуль. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов белдерүенчә, бер гектардан уртача уңышның мул чыгуы техниканы югары йөкләнеш белән эшләүгә китерә. Шуңа да комбайнчы-механизаторлар техниканы саклауга да игътибарлы. "ФинАгроТрейд" агротехнопаркыннан өстәмә комбайннар отряды җәлеп ителгән һәм Балтач районыннан 4 комбайн чакыртылган. Хәзерге...
    683
    0
    0
  • 26 июль 2016 - 07:31
    Урак бара
    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, 2016 елның 25 июленә Татарстан Республикасында 203,5 мең гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, җыелган ашлык күләме 656,6 мең тонна тәшкил итә, уңдырышлылык - уртача 32,3 ц/га. Ә безнең Зәй районы буенча бүгенге көнгә 9900 гектар мәйданда бөртеклеләр җыелган. Шуларның...
    819
    0
    0
  • 26 июль 2016 - 07:27
    Зәйдә алдынгы комбайнчыларга беренче премияләр тапшырылды (Фоторепортаж)
    - Көннәр яхшы торганда бөтен көчне урып-җыю эшен тиз һәм сыйфатлы итеп башкаруга юнәлтү турында механизаторлар, авыл хуҗалыгы белгечләре, җаваплы затлар да бер генә минутка истән чыгармаска тиеш. Без хәзерге вакытта уракта республикада лидер булып барабыз, уңышның мул булуы һәрберебез өчен куанычлы. Уракны кыска срокларда, күп ашлык суктыруга ирешеп төгәлләү...
    786
    0
    0
  • 26 июль 2016 - 07:11
    Яңгыр көтелми
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 26 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар республикада кызу һәм коры һава торышы ышандыра. Явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Һава температурасы төнлә - 12-17, көндез 29 градус җылы булачак.
    586
    0
    0
Реклама