"Нива" ҖЧШ, "Зәй шикәре" агрофирмасы терлекчелек комплексында 200 баш сыерга исәпләнгән фермаларны капиталь төзекләндерү, төзү, бозаулар өчен биналар булдыру, Куш-Елга авылындагы комплексны ремонтлау эше дәвам итә. Дүрт-Мунчада силос-сенаж салу өчен бер мең тонна сыйдырышлы ике траншея, 3 мең тонна сыйдырышлы бер траншея, Сәвәләйдә бер мең тонна сыйдырышлы ике траншея әзерләнә.