Зәй офыклары

2 август 2016 яңалыклары

  • 2 август 2016 - 12:22
    Күрше күршесен белсен
    Бүген Зәй район мәдәният йорты үзешчәннәре Тукай районы Круглое поле мәдәният йортында чыгыш ясый. Аңа кадәр тукайлылар Зәй мәдәният йортында башкару осталыкларын күрсәткәннәр иде. ТР Мәдәният министрлыгы әлеге проектны күрше күршесен белсен өчен оештыра.
    2
    0
    0
  • 2 август 2016 - 12:15
    Сабагы көйгән бәрәңгене тизрәк алу хәерле
    Иртә өлгерә торган сортлы бәрәңге сабаклары көйде, аларны нәрсә эшләтергә икән? Сорауга Татарстанның атказанган агрономы Рифкать Шәвәлиев җавап бирә. -Чыннан да, аномаль кызулардан иртә өлгерә торган бәрәңге уңышына куркыныч яный. Бәрәңге сабаклары күләгә ясый алмый, шуңа күрә кояш нурлары бәрәңге җирен кыздыра. 31 июльдә көндезге сәгать 3тә җирнең температурасы -...
    599
    0
    0
  • 2 август 2016 - 11:59
    Эссе! Ничек сакланырга?
    Соңгы ике атнада һаваның нык эссе булуы, үсемлеклекләргә дә, кеше организмына да уңай йогынты ясамый. Һәркем кояш нурларыннан саклану чараларын күрергә тырыша. Район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә кояш сугудан сәламәтлегенә зыян килү сәбәпле мөрәҗәгать итүчеләр әлегә юк, ди өлкән фельдшер Зоя Борисова. Шулай да, көн саен кан басымы уйнаудан...
    1505
    0
    0
  • 2 август 2016 - 11:25
    Анна апа котлау алды
    Гомерләре авыр сугыш, аннан соңгы төзекләндерү чорлары белән бәйле тыл хезмәтчәннәребез күп безнең. Аларга, хөрмәт йөзеннән, Россия Президентының котлау открыткалары килү дәвам итә. Бу көннәрдә 90 яшьлек юбилее уңаеннан тәбрикләү хатын Якты Күл авылында яшәүче Анна Фокина алды. Тыл хезмәтчәнен өенә барып район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев котлады.
    809
    0
    0
  • 2 август 2016 - 11:24
    Зәйдә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт үткән 165 кеше бар
    Бүген илдә һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Ул моннан 86 ел элек барлыкка килгән. Зәй районы хәрби комиссариаты мәгълүматы буенча безнең районнан һава десантында хәрби хезмәт үткән 165 ир-егет исәпләнә. Ел саен актив төстә әлеге датаны билгеләп үтү шәһәрдә матур традиция булып саклана. Быел да десантчылар Азатлык китерүче солдат...
    701
    0
    0
  • 2 август 2016 - 10:23
    Татарстанда хәзер экстремаль климат
    Соңгы елларда Татарстанда кышкы һәм җәйге температура сизелерлек күтәрелә бара . Шуңа да куркыныч гидрометеорологик күренешләр арта. Тикшерүләр китергән нәтиҗәләр буенча күп айларның температурасы һәм уртача еллык температура күтәрелә. Өстәвенә, кайвакытта - шактый сизелерлек. Соңгы елларда кышкы температура белән бергә җәйгесенең дә күтәрелүе сизелә. Куркыныч гидрометеорологик күренешләр республикада гына түгел,...
    687
    0
    0
  • 2 август 2016 - 08:50
    Зәйдә Америка педагогы югары электр көчәнеше астында эшләү буенча курслар үткәрә
    Зәй политехник колледжы базасындагы ресурс үзәге энергетика полигонында, электр линияләрендә көчәнеш астында эшли алырлык белгечләр әзерләүгә йөз тотып, махсус инструкторлар укытыла башлады. Моның өчен Американың электр челтәре тармагында югары квалификацияле белгечләр әзерләүче SLTC компаниясе белем үзәге директоры урынбасары Тим Селф Зәйгә килде. Ул июнь ае уртасыннан "Челтәр компаниясе" җәмгыятенә караган...
    714
    0
    0
  • 2 август 2016 - 06:37
    “Сәвәләй”дә борчак суктыралар
    "Зәй шикәре" агрофирмасының "Сәвәләй" бүлекчәсе игенчелек һәм терлекчелек буенча алдынгылар рәтендә. Бүлекчә язгы кыр эшләрен дә беренчеләрдән булып тәмамлады, агрофирмада урып-җыю буенча да алдынгылыкны бирми. Бу - эшне дөрес оештыру, механизаторларның тырышлыгы һәм тынгысызлыгы нәтиҗәсе. Бүлекчәдә көзге культуралар җыеп бетерү алдында. Кичә исә механизаторлар 390 гектар мәйдан биләгән арыш мәйданын...
    670
    0
    0
  • 2 август 2016 - 05:08
    Зәй басуларында 70 комбайн эшли
    Зәй районы басуларында урак дәвам итә. Урып-җыю комплекслары басудан - басуга күчеп эшли. Уракта 70ләп комбайн, барлыгы 100дән артык техника катнаша. 1 августка игеннәр 16600 гектарда җыелды. Уңыш - гектарыннан уртача 42,5 центнер. Икмәк кабул итү пунктларына 45 мең тонна ашлык тапшырылды.
    591
    0
    0
Реклама