Зәй офыклары

4 август 2016 яңалыклары

  • 4 август 2016 - 13:30
    Хуҗасыз этләр күбәйгән
    Зәйдә хуҗасыз этләр күбәю борчу тудыра. Июльнең соңгы атнасында гына да эчке эшләр бүлегенә бу турыда 6 хәбәр кергән. 25 июльдә Имәнлебаш авылында хуҗасыз эт казларны ботарлый, шул ук көнне Яшьлек урамындагы күпкатлы йорт подъезды тирәсендә агрессив эт турында хәбәр салалар. 26 июльдә Островский урамында балигъ булмаган баланы эт тешли,...
    581
    0
    0
  • 4 август 2016 - 13:29
    Наркотик матдә кулланучылар ачыкланган
    "Мәк-2016" операциясе барышында Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле очракны ачыклый. 27 июльдә Воздвиженка бистәсенең Южный урамындагы бер йортта өч зәйле наркотик куллану исереклегендә тоткарланалар. Моннан тыш, хуҗалыктагы гаражны карау вакытында "мәк саламы" табып алына. Ул 259 грамм авырлыкта була. Наркотик матдәне законсыз саклау факты буенча...
    550
    0
    0
  • 4 август 2016 - 13:27
    Ашлык урлап тотылганнар
    "Уңыш -2016" операциясе кысаларында Зәй эчке эшлщр бълеге хезмәткәрләре Куш-Елга авылы тирәсендә "ВАЗ-2101" автомобилен туктатып тикшерү барышында аның багажнигында ике капчык ашлык булуын ачыклыйлар. Ашлыкка машина хуҗасының документы булмый. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ашлыкның "Восток" агрофирмасы ындыр табагыннан урлануын ачыклый. Хәзер әлеге хәл буенча тикшерү эше бара.
    696
    0
    0
  • 4 август 2016 - 13:24
    Зәйдә төзелеш буенча куелган планның 65 проценты башкарылган
    Агымдагы елның 6 аенда Зәй районында товарлыклы продукция күләме 1 млрд. 800 миллион сумны тәшкил иткән. Бу республикада 9нчы күрсәткеч. Төзелеш эшләре районда 400 млн. сумлык башкарылган, барлыгы 13 мең квадрат метр торак кулланылышка кертелгән. Бу еллык планның 65 процентын тәшкил итә.
    574
    0
    0
  • 4 август 2016 - 12:56
    Сайлау-2016. Әзерлек бара
    Белгәнегезчә, 18 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. Шәһәр-районда сайлауларга әзерлек буенча нинди эшләр башкарыла? Бу турыда шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ландыш Ананьева сөйли. -Районда сайлауларга әзерлек сайлау законнары кысаларында алып барыла. Бердәм сайлау көнендә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән беррәттән 18 бер мандатлы сайлау округлары буенча...
    591
    0
    0
  • 4 август 2016 - 12:44
    "Йолдызлык"та күңелле (Фоторепортаж)
    "Йолдызлык" балалар ял лагере быел яшь дусларын матурланып, үзгәрешләр белән каршы алды. Республика программасы буенча төзелгән заманча спорт һәм ачык һавада тренажер мәйданчыгы, яңа беседкалар лагерьда ял итүчеләрнең иң яраткан урыннарына әйләнде. Әле алга таба да "Йолдызлык"та заманча шартлар тудыруда зур үзгәрешләр көтелә. -Мин бу лагерьда берничә ел рәттән ял...
    555
    0
    0
  • 4 август 2016 - 12:28
    Разиф Кәримов: “Ринат Фәрдиев паркындагы балалар уен мәйданчыгы борынгы Зәй крепосте формасында эшләнә”
    Әлеге яңалыкны район башлыгы "ТатЭК" ҖЧШендә хезмәт коллективы белән очрашу барышында җиткерде. Район җитәкчелеге агымдагы елның 6 аенда оешма, предприятиеләрдә башкарылган эш, җитештерү линияләре белән танышу, хезмәт коллективлары белән күрешү максатында урыннарда очрашуларны башлады. Беренче шундый очрашу "ТатЭК" ҖЧШендә булды. Очрашу барышында Разиф Кәримов районның социаль-икътисади үсешенә дә тукталды, бүгеге...
    623
    0
    0
  • 4 август 2016 - 08:41
    Велосипед урлау очраклары арткан
    Соңгы вакытта Зәйдә велосипед урлашу очракларының артуы күзәтелә. Эчке эшләр бүлеге мәгълүматы буенча, ел башыннан велосипед урлану турында 17 хәбәр теркәлгән, шуларның 6сы - июль ае дәвамында. Велосипедларның нинди шартларда еш урлануы, моның өчен нинди саклану чаралары күрү кирәклеге турында эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Ирина Романова сөйли: - Велосипедларны гадәттә...
    642
    0
    0
  • 4 август 2016 - 07:24
    Җирлек башлыклары Сармашбашта киңәште
    Зәй районында айга ике мәртәбә җирлек башлыклары урыннарга чыгып киңәшә. Үз казаныңда кайнау гына түгел, башкаларда эшнең ничек оештырылуын күрү, белү зарур. Тәҗрибә уртаклашу, җирлек эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат алу максатыннан оештырылган шундый күчмә утырышларның кичә районнан иң ерак урнашкан Сармашбаш авыл җирлегендә узды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев,...
    749
    0
    0
  • 4 август 2016 - 07:08
    Зәйдә 20 яшүсмер палаткалы лагерьда ял итә
    Бүгеннән Зәйнең "Йолдызлык" балалар-ял лагере территориясендә җиде көнлек палаткалы лагерь да эшли башлады. Бирегә тәрбиягә авыр бирелүче, социаль авыр хәлдәге гаиләләрдән 20 яшүсмер ял итә. Алар өчен хәрби-спорт уеннарын үзенчәлекле итеп оештыру, бердәм төстә ярдәмләшеп, бер гаилә булып яшәү рәвеше алгы планга куела. Мондый формадагы лагерь оештыру районда соңгы елларда...
    637
    0
    0
  • 4 август 2016 - 06:51
    Юбилей белән!
    Имәнлебаш авылында яшәүче кадерле әтиебез Фазыл Нурулла улы Яхинга 4 августта 50 яшь тула. Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт...
    0
    0
    0
  • 4 август 2016 - 06:27
    Татарстанда һава торышы: эсселек иң югары ноктасына – 36 градуска кадәр җитәчәк
    Бүген Татарстанда эсселек иң югары ноктасына җитәчәк - температура 36 градуска кадәр күтәрелә. Синоптиклар мәгълүматына караганда, 4 августта аязучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Көннең икенче яртысында һәм кич урыны белән көчле яңгыр, боз булырга мөмкин. Кайбер районнарда яшеннәр көтелә. Җил көньяктан талгын, кайбер районнарда секундына...
    569
    0
    0
  • 4 август 2016 - 05:42
    Зәйдә игеннәрнең 54 проценты җыелды
    Зәйдә урып-җыю эшләре югары темпта бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 5 августка хуҗалыклар басу-кырларыннан игеннәр 19800 гектарда җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 54 проценты дигән сүз. Уңыш - гектарыннан уртача 42 центнер. Икмәк кабул итү пунктларына - 54 мең, шул исәптән Акташ икмәк кабул...
    657
    0
    0
Реклама