Зәй офыклары

5 август 2016 яңалыклары

  • 5 август 2016 - 12:26
    Югалган ир-ат авариягә очраган булып чыга
    Кичә 4 августта Зәй - Бура-Киртә юлында Зичә елгасы ярында түбәсенә әйләнеп капланган "Ока" автомобиле табып алына. - Район эчке эшләр бүлегендә 2 августта 44 яшьлек туганнарының машинага утырып чыгып китүе һәм кайтмавы турында хәбәр алынды. Безнең хезмәткәрләр аны эзләү операциясе барышында елга ярында авариягә очраган "Ока"ны эзләп тапты, аның...
    693
    0
    0
  • 5 август 2016 - 11:58
    Хәйрия эшендә зәйлеләр актив катнаша
    Зәйлеләр Казан Изге ана иконасы соборына һәм Болгар ислам академиясе төзелешенә хәйрия ярдәме күрсәтүгә өлеш кертүне дәвам итә. Район буенча бүгенге көнгә 536 мең сум хәйрия фондына күчерелгән.
    712
    0
    0
  • 5 август 2016 - 11:54
    Иң яхшы әзерлекле мәктәп исеменә Зәй мәгариф учреждениеләре дә дәгъва кыла
    Татарстанда 3 августтан белем бирү учреждениеләренең яңа уку сезонына әзерлеге буенча бәйге игълан ителде. Аның финалы 10-12 августта үтә. Жюри әгъзалары бу көннәрдә Зәйдә булып, шобага салу буенча билгеләпполитехник колледж базасындагы ресурс үзәген, коррекция мәктәбен, Иске Зәйдәге 1нче мәктәп, Югары Мәлем авылы мәктәбен карады. Әлеге уку йортлары Алабуга, Мамадыш, Чаллы,...
    861
    0
    0
  • 5 август 2016 - 08:39
    Законсыз төстә спиртлы эчемлек сатуга таләпләр катгый
    Спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итү тармагында закон таләпләре үтәлешен контрольдә тоту максатында Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән берлектә даими төстә рейдлар үткәрә. Соңгы шундый күзәтүләр барышында "Дары моря" һәм "Изобилие" кибетләрендә алкоголь продукциясен кичке сәгать10нан соң сату очраклары ачыкланган. Әлеге кибет сатучылары административ җаваплылыкка тартыла.
    675
    0
    0
  • 5 август 2016 - 08:35
    Сармашбашта ике хуҗалык кече фермалы булачак
    Терлек асрыйм диючеләргә хәзер мөмкинлекләр бар, иренмә генә. Сыер малың күп икән, хуҗалыгыңда кече ферма булдырырга була. Узган ел Зәй районында әлеге җәһәттән дүрт кеше сөтчелек юнәлешендә мини-ферма төзегән иде, быел алар - алты. Шуларның икесе Сармашбаш авылыннан - Розалия Халикова белән Раушан Гыйниятуллин. Тагын сигез кеше мини-ферма төзү өчен...
    703
    0
    0
  • 5 август 2016 - 08:34
    Зәйдә шәхси хуҗалык 2300 гектар җир эшкәртә
    Зәй районында барлыгы 11793 шәхси хуҗалык исәпләнә. Алар тарафыннан 2300 гектар җир эшкәртелә. Агымдагы елның 1 июленә шәхси хуҗалыкларда 4513 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 1702се - савым сыер. Узган елга караганда, мөгезле эре терлек баш саны артуга бара.
    785
    0
    0
  • 5 август 2016 - 07:51
    Фермалар яңара
    Узган ел Зәй районында "Фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү" республика программасы буенча 23 ферма капиталь төзекләндерелде, дүрт силос-траншея базы ясалды-ремонтланды. Әлеге программа агымдагы елда да гамәлдә. Аның кысаларында «Нива» ширкәтендә, "Зәй шикәре" агрофирмасының "Сәвәләй", "Зәй" агрофирмасының "Әхмәт" сөтчелек комплексларында фермалар ремонтлана, "Восток" агрофирмасының "Дүрт-Мунча", "Сәвәләй" бүлекчәләрендә, Поручикта силос-траншея...
    802
    0
    0
  • 5 август 2016 - 06:21
    Хоккей карарга килегез!
    Киләсе атнада "Яшьлек" боз сараенда Россия яшьләр хоккей лигасы әгъдалары катнашында ярышлар узачак. Ул Бөтенроссия физкультурачылар көненә багышлап үткәрелә. Зәй бозында Әлмәтнең "Спутник" һәм Казанның "Ирбис" командалары очрашачак. Уеннар 11 августа кичке сәгать 6да, 12 августта көндезге сәгать 1дә башлана.
    1622
    0
    0
  • 5 август 2016 - 05:46
    Туган көн белән!
    Аксар авылында яшәүче Әлфия Галәлетдин кызы Салаватовага 5 августта 80 яшь тула. Әнкәебез, дәү әниебез, күз нурыбыз! Бүген сиңа 80 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син дөньяда - иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми,...
    0
    0
    0
  • 5 август 2016 - 05:45
    Котлыйбыз!
    Дүрт-Мунча авылында яшәүче Фәвилә Шәйхлислам кызы Гәрәевага 4 августта 75 яшь тулды. Кадерле әнкәй, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа ныклы тазалык, озын гомер, кайгы-хәсрәтсез тормыш телибез. Һаман шулай безнең ярдәмчебез булып, балаларыңның,оныкларыңның игелеген күреп гомер ит! Зур сынаулар үтеп әнкәй Ул бит безне үстергән. Тормыш ачысын җиңәргә...
    0
    0
    0
  • 5 август 2016 - 05:35
    «Көзге культураларны җыю төгәлләнү алдында»
    Районда урып-җыю эшләре югары темпта бара. Басуларда күңелле мәшәкать, хезмәт гөрелтесе. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов белән әңгәмәбез урып-җыю эшләре барышы турында. - Атлас Нургатаевич, район аграрийлары көзге культуралар уңышын җыюны төгәлләп килә. Көзге культуралар уңышына киңрәк тукталсагыз иде... -Көзге культуралар уңышы белән куандыра. Бу -...
    620
    0
    0
Реклама