Зәй офыклары

8 август 2016 яңалыклары

  • 8 август 2016 - 13:45
    “Ашыт җыены” кунаклар көтә
    Куш-Елга авылы инде бишенче ел рәттән "Ашыт җыены"н уздыра. Куш-Елга мәдәният йорты хезмәткәрләре күп еллар онытылып торган фольклор бәйрәмне торгызып, авыл халкы ихтирамын казанды. Ул бу шимбәдә авылның элекке Сабантуй урынында кичке сәгать 3тә башланыр дип көтелә.
    536
    0
    0
  • 8 август 2016 - 13:35
    Уңыш буенча “Зәй” - алдынгы
    Зәй районы игенче-механизаторлары көнне-төнгә ялгап эшләп, уңышны әрәм-шәрәм итмичә җыеп алырга тырыша. Районда "Зәй" агрофирмасында көзге бодай уңышы белән куандырды. Ул гектарыннан уртача 49,2 центнер тәшкил итте. Арпа уңышы да куандыра, ул 75 процентта суктырылды. Аеруча арпа "Алга" бүлекчәсе басуларында каерылып уңды, биредә ул гектарыннан 58,63 центнер тәшкил итә. Хуҗалыкта...
    525
    0
    0
  • 8 август 2016 - 13:14
    Зәйдә “Бал ярминкәсе” була
    Зәй урман-болыннарга бай төбәк булу сәбәпле, биредә умарта асраучылар күп. Бүгенге көндә районда 6367 баш умарта исәпләнә, узган ел ул 6265 иде. Хуҗалыклар ярыйсы гына бал һәм бал продуктлары алды. Район җитәкчелеге моны күздә тотып, быел да әлеге продукт җитештерүчеләр өчен җомга көнне махсус "Бал ярминкәсе" оештыра. Анда районның ике...
    723
    0
    0
  • 8 август 2016 - 09:37
    Авылда су проблемасы хәл ителәчәк
    Зәй районы Сармашбаш авылында су халыкның үзәгенә үткән проблема иде. Авылның югары очы, арткы урамда коттеджларда яшәүчеләр җәен сусызлыктан иза чикте. Проблема, ниһаять, хәл ителә бара: агымдагы елда эш башланып, шактый күләмдә эш башкарылды. Киләсе елда ул төгәлләнер дип көтелә.
    620
    0
    0
  • 8 август 2016 - 09:00
    Әминә ярминкәдә курчаклар белән сату итте
    5-6 августта Алабугада Спас ярминкәсе узды. Кама елгасы буенда урнашкан Алабуга төбәге әле сәүдәгәрлек шәһәрчеге булган чордан ук тарихка кереп калган һәм соңгы елларда җирле музей-тыюлык тарафыннан торгызылган әлеге бәйрәм барлык Россиядән һөнәрчеләрне җыйды. Быел да Алабуганың тарихи үзәгендә оештырылган ярминкәдә 140лап шәһәрдән 800гә якын декоратив-гамәли сәнгать остасы катнашты. Зәйдән...
    634
    0
    0
  • 8 август 2016 - 08:35
    Зәйдә игеннәрнең 66 проценты җыелды
    Зәйдә урып-җыю эшләре кызганнан-кыза бара: көзге культуралар уңышын җыю төгәлләнде, арпа суктыру да тәмамланып килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 8 августка игеннәр 24055 гектарда җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 66 проценты дигән сүз. Уңыш - гектарыннан уртача 41,6 центнер. Урак белән бергә салам җыю,...
    569
    0
    0
  • 8 август 2016 - 06:43
    “Бердәм Россия”нең мобиль төркеме Аксар һәм Югары Шепкә халкы үтенеч-гозерләрен тыңлады
    Татарстан районнарында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пунктлары эшли башлады. Әлеге проект партиянең сайлау алды агитация программасы белән халыкны таныштыру максатыннан тормышка ашырыла. Мобиль төркем узган шимбәдә безнең районга да килде: Аксар һәм Югары Шепкә халкы үтенеч-гозерләрен, проблемаларын тыңлады. Иҗтимагый кабул итүдә җирлекләрдән 10 кеше мөрәҗәгать итте. Авыл...
    666
    0
    0
Реклама