Зәй офыклары

9 август 2016 яңалыклары

  • 9 август 2016 - 10:50
    Аерылмагыз, булса да сәбәпләре...
    Зәй ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре еш озын-озак гомер итүче парларны чакырып хөрмәтли. Бу көннәрдә бирегә 15 ел бергә гомер итүче Чекашовлар гаиләсе чакырылды. Әлеге күркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугрылык, тормышка позитив караучы буларак үрнәк булып торалар. Юбилярлар ныклы гаилә булу серләрен ачып, яшь буынга теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.
    0
    0
    0
  • 9 август 2016 - 10:41
    “Зәйдә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе
    1 сентябрь - Белем көненә санаулы гына көннәр калып бара. Бу көн - шатлык һәм күңелле мәшәкать белән беренче сыйныфка җыенучы нәни дусларыбыз бәйрәме. Ел саен оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр, социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны мәктәпкә әзерләүгә ярдәм итәргә теләгән зәйлеләр "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашып, акчалата ярдәм туплый....
    678
    0
    0
  • 9 август 2016 - 07:33
    “Үзгәреш җиле” татар популяр музыкасына яңа сулыш өрәчәк
    2016 елның ноябрендә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә беренче тапкыр "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивале үтәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Татар эстрадасын яңа дәрәҗәгә күтәрү идеясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановныкы булуын билгеләп үтик. Бу идея 2015 елның мартында, Хөкүмәт йортында...
    838
    0
    0
  • 9 август 2016 - 07:00
    Зәйдә “Энергетик” Мәдәният сарае ремонтка ябыла
    Зәйдә берничә көннән "Энергетик" Мәдәният сараенда ремонт эшләре башлана. Төзекләндерүгә 61 миллион сум акча сарыф ителер дип көтелә. Мәдәният учагының фасады, бүлмәләр үзгәртеләчәк, җылылык һәм электр системалары ремонтланачак.
    545
    0
    0
  • 9 август 2016 - 06:32
    “Зәй” агрофирмасында арпаны гектарыннан 58 центнер җыялар
    Зәйдә урып-җыю эшләре тулы куәттә бара. Район хуҗалыкларында арпа суктыру тәмамланып килә. Арпа аеруча "Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсе басуларында каерылып уңды, биредә ул гектарыннан 58 центнер тәшкил итә. Бүгенге көндә районда язгы бодай суктыру эше дә бара. Ул барлык хуҗалыклар буенча 2520 гектарда суктырылган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән...
    533
    0
    0
  • 9 август 2016 - 05:48
    Котлыйбыз!
    Кәдек авылында гомер итүче безнең өчен бик тә кадерле сеңлебез, апабыз Һидая Фәтхелбаян кызы Хәйруллинаның 9 августта 70 яшьлек олы юбилее. Һидая, без сине ихлас күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Безнең өчен син һәрчак киң күңелле, олы җанлы кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз. Син җәйнең гүзәл, табигатьнең гаҗәеп сокландыргыч вакытында дөньяга аваз...
    0
    0
    0
Реклама