Зәй офыклары

12 август 2016 яңалыклары

  • 12 август 2016 - 12:00
    Котлыйбыз!
    Сарсаз-Баграж мәктәбе коллективы Анна Афанасьевна Утяганованы 55 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. Анна Афанасьевна сез мәктәбебездә күп еллар техник хезмәткәр вазифасында тырыш, намуслы хезмәт куйдыгыз. Һәр эшкә җаваплы, сабыр, күндәм булуыгыз белән аерылып торасыз. Олуг юбилеегыз котлы, туар-таңнарыгыз өметле, гомерегез озын булсын. Үзегез кебек хезмәт сөючән ул-кызлар үстердегез, укытып, тормышта...
    0
    0
    0
  • 12 август 2016 - 11:23
    Юбилей белән котлыйбыз!
    Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Анна Афанасьевна Утягановага 14 августта 55 яшь тула. Кадерле әниебез, тормыш иптәшем, әбиебез, сине чын күңелдән күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз. Киләчәктә дә иртәләрең кояшлы, күңел күгең аяз, гомер юлларың сикәлтәсез булсын. Кайчан гына кайтып керсәк тә, йөзең якты, өстәлең мул була. Син безгә һәрвакыт акыллы киңәшләреңне бирәсең,...
    0
    0
    0
  • 12 август 2016 - 08:00
    Чирек гасыр гомер бергә
    Зәй ЗАГС бүлеге юбиляр парларны котлауны дәвам итә. Бу көннәрдә бүлеккә 25 ел бергә гомер итүче Ивановлар гаиләсе чакырылды. Бу күркәм гаилә яшьләр өчен һәр яктан үрнәк, алар яшь буынга чирек гасыр бергә гомер итү серләрен бәян иттеләр, гаилә кыйммәтләренә хөрмәтле булырга чакырдылар.
    660
    0
    0
  • 12 август 2016 - 07:50
    Айрат Хәйруллин: «Иң мөһиме – икмәкне югалтуларсыз җыеп алу»
    6 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин озатып йөрде. «Икмәккә бәяләр сакланып калырга тиеш» Дәүләт Думасында авыл...
    633
    0
    0
  • 12 август 2016 - 07:43
    Зәйдә көненә 73 тонна сөт җитештерелә
    Зәй районы сөт җитештерү буенча республикада - 14нче урында. Бүгенге көндә сөт тәүлегенә 73 тонна җитештерелә, бер сыердан көненә 16,5 килограмм сөт савыла. "Восток" агрофирмасының 400 башка исәпләнгән Куш-Елга товарлыклы-сөтчелек комплексы , "Зәй шикәре" агрофирмасы "Сәвәләй" бүлекчәсендә бозаулар корылмасы ремонтланды, «Нива» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә 200 баш сыерга исәпләнгән ике ферма...
    602
    0
    0
  • 12 август 2016 - 06:42
    Зәйдә чөгендер алуга керештеләр
    Зәйдә кичә шикәр чөгендере алуга керешелде. Ул районда барлыгы 10 мең гектардан артык мәйдан били. Татлы тамыр алу белән барлык агрофирмалар да мәшгуль. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 12 августка татлы тамыр 200 гектарда җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 250 центнер тәшкил итә.
    694
    0
    0
  • 12 август 2016 - 06:41
    Зәйдә урак гөрли
    Зәйдә язгы бодай суктыру тулы куәттә бара. Бу эш белән 70тән артык комбайн мәшгуль. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 12 августка игеннәр 28800 гектарда җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 79 проценты дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 40 центнер тәшкил итә. Суктырылган басулардан шунда ук салам...
    724
    0
    0
  • 12 август 2016 - 06:18
    Әгъзам Гобәйдуллин катнашында үтте
    Кичә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Зәйдә булып, территориаль һәм участок сайлау комиссиясе әгъзалары өчен оештырылган уку-семинарда катнашты. Семинарда сайлаучыларга сайлау датасы, вакыты турында мәгълүмат җиткерү, участок сайлау комиссиясенең статусы һәм вәкаләтләре, сайлаучылар исемлекләре, теркәлү таныклыклары белән эшләү тәртибе, сайлаулар турында законнарны бозган өчен каралган җаваплылык һ.б. мәсьәләләр...
    765
    0
    0
  • 12 август 2016 - 05:49
    Зәйдә «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» акциясе үтте
    «Бердәм Россия» партиясе башлап җибәргән «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» партия эстафетасын кичә зәйлеләр кабул итте. РФ Дәүләт Думасына кандидатлар һәм төрле дәрәҗәдәге депутатлар республика, район халкы белән очраша, гозер-үтенечләрен тыңлый. Зәйлеләр белән "Бердәм Россия" партиясенең региональ бүлеге политсоветы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы депутаты Айрат Хәйруллин, депутатлыкка кандидатАйрат Фәррахов җәмәгать...
    766
    0
    0
  • 12 август 2016 - 05:22
    Юбилей белән котлыйбыз!
    Сәвәләй авылында яшәүче Касим Габбас улы Арслановка 12 августта 70 яшь тула. Кадерле әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Күңел күгең һәрчак аяз, йөзең көләч, саулыгың ныклы булсын. Әниебез белән тигезлектә, бәхетле картлык насыйп итсен иде Ходай. Борчу-мәшәкатьләрсез, кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларың, оныкларыңның шатлыкларына куанып яшәвеңне телибез. Туар...
    1881
    0
    0
  • 12 август 2016 - 05:20
    Юбилей белән!
    Кәдек авылында яшәүче туганыбыз, апабыз Һидая Фәтхелбаян кызы Хәйруллинага 9 августта 70 яшь тулды. Кадерлебез, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан һәм тән сихәтлеге, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Син һәрвакыт безгә үрнәк, таяныч булып, акыллы киңәшләреңне биреп яшисең. Төп йортка тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кайтып керсәк тә,...
    5
    0
    0
  • 12 август 2016 - 05:16
    Котлыйбыз!
    Район-шәһәр ветераннар советы Югары Шепкә авылында яшәүче Тәкъсинә Гыймран кызы Мингалинаны, Тәнвирә Таһирҗан кызы Фәсхиеваны, Имәнлебаш авылында яшәүче Тәнзилә Һади кызы Хәйретдинованы 75 яшьлек гомер бәйрәмнәре белән котлап, аларга исәнлек-саулык, имин тормыш, күңел тынычлыгы тели.
    0
    0
    0
Реклама