Зәй офыклары

19 август 2016 яңалыклары

  • 19 август 2016 - 10:30
    "Игътибар, җәяүле!" акциясе бара
    Агымдагы елның 15 августыннан 15 сентябренә кадәр республикада "Игътибар, җәяүле!" профилактик акциясе үтә. Бу чорда юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли. Агымдагы елның җиде аенда район-шәһәр юлларында җәяүлеләр катнашында 40 юл һәлакәте теркәлгән, 9 кеше үлгән, 19ы тән җәрәхәте алган. Балалар катнашында 4 юл һәлакәте булган, бер...
    868
    0
    0
  • 19 август 2016 - 08:00
    Ачык һавада күргәзмә эшләде
    18 августта Иске Зәй бистәсе туган як тарихын өйрәнү музее янында ачык һавада күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Татарстан халкының үткәне, бүгенгесе, мәдәнияте һәм көнкүреше турында белешмә материаллар, музейның борынгыдан калган экспонатлары белән дә танышырга мөмкин булды.
    527
    0
    0
  • 19 август 2016 - 07:23
    Зәйдә “Бал ярминкәсе” була
    Соңгы елларда район җитәкчелеге умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә, бал продуктларын сату мөмкинлеге булсын дип, махсус бал ярминкәсе оештыра. Иртәгә Зәйдә шундый чираттагы ярминкә булачак. Анда ике дистәдән артык һәвәскәр умартачы сату итәчәк, мәдәният йортлары хезмәткәрләре исә әлеге продуктлардан мавыктыргыч күргәзмә ясаячак.
    2
    0
    0
  • 19 август 2016 - 07:21
    Зәйдә төзүчеләр “Аркадия” ресторанында бәйрәм итте
    Зәйдә Төзүчеләр көне уңаеннан "Аркадия" ресторанында "Рәхмәт сезгә хезмәтегез өчен" дип аталган бәйрәм узды. Әлеге бәйрәм икенче ел инде яңа форматта оештырыла. "Энергетик" Мәдәният сарае иҗат төркеме көче белән концерт әзеләнгән иде: анда Владислав Тыткин, Александр Шаиов, Динара Сәлахиева, Фәннур Миннекәев, "Русская душа" вокаль ансамбле чыгыш ясады. Кичәдә район башлыгы...
    591
    0
    0
  • 19 август 2016 - 07:02
    Жуков урамында бәйрәм
    Зәй шәһәренең Жуков урамы 7нче йортында "Ишегалды бәйрәме" узды. Бәйрәмне "Ышаныч" торак милекчеләре ширкәте оештырды. Анда Динара Сәлахиева, Фәннур Миннекәев, "Злато" фольклор ансамбле чыгыш ясады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, "Яңа шәһәр" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Тамара Тыткина йортта яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады. Шулай ук бәйрәмдә активистлар ун төрле...
    766
    0
    0
  • 19 август 2016 - 07:00
    Дүртмунчалылар күпләп терлек асрый
    Зәй районы Дүрт-Мунча авылында терлекләрнең баш санын арттыру - җирлектә өстенлекле юнәлешләрдән. Узган ел алар 216 булса, агымдагы елда 276 башка җиткән. Район буенча, Югары Мәлемнән кала, биредә күпләп эре терлек асрала. Җирлектән өч гаилә, күп сыер малы асраучы буларак, сыер саву аппаратына ия булган, быел аппарат алу өчен бер...
    529
    0
    0
  • 19 август 2016 - 06:21
    Зәй басу-кырларыннан 24180 тонна чөгендер җыелган
    Зәй районында чөгендер алу эше дәвам итә. Бу эш белән әлегә агрофирмалар гына мәшгуль, тиздән аларга "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте дә кушылачак. 19 августка район буенча татлы тамыр 780 гектарда җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 310 центнер тәшкил итә. Район басу-кырларыннан барлыгы 24180 тонна татлы тамыр җыелган.
    532
    0
    0
  • 19 август 2016 - 06:00
    «Фермерларга көнбагыш үстерергә өйрәнергә киңәш итәм»
    Шушы көннәрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин Әлки районы басуларында булды. Бу юлы ул көнбагыш кырларын карады. - Быелгы ел бик уңышлы килде. Уҗым бодае, кукуруз, көнбагыш игү белән шөгыльләнүче бөтен хуҗалыклар өчен дә ел бик табышлы булырга охшаган, -...
    562
    0
    0
  • 19 август 2016 - 05:44
    Юбилей белән!
    Поручик авылында яшәүче Әнәс Харис улы Закировка 19 августта 80 яшь тула. Кадерле әтиебез, бабабыз! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең - олы юбилеең белән котлыйбыз. Эш сөючәнлегең, сабыр, тыныч, тыйнак холкың, саф, чиста күңелле, гадел, ярдәмчел һәм юмарт кеше булуың белән һәрвакыт үрнәк син безгә. Син әле һаман да безне...
    0
    0
    0
  • 19 август 2016 - 05:42
    Котлыйбыз!
    Югары Шепкә авылында яшәүче Гүзәлия Габдулхай кызы Фәтхуллинага 18 августта 45 яшь тулды. Кадерле әнием, тормыш иптәшем! Сине матур бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Син җәйнең иң матур, мул уңышлы аенда дөньяга килгәнсең, шуңадыр табының һәрчак мул, күңелең киң. Син безгә зур терәк, олы киңәшче, йортыбызның яме булып яшисең....
    0
    0
    0
  • 19 август 2016 - 05:41
    Юбилей белән!
    Туңылҗа авылында яшәүче Анатолий Григорьевич Багуринга 15 августта 80 яшь тулды. Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем! Сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Һәрвакыт таяныч булырдай, көчле рухлы, ышанычлы ир дә, кайгыртучан әти дә, өзелеп сагынып көтеп алучы бабай да син безнең өчен. Янәшәбездә өзелеп торучы бала җанлы кешебез булу...
    0
    0
    0
  • 19 август 2016 - 05:40
    Котлыйбыз!
    Район-шәһәр ветераннар советы Иске Пәлчикәү авылында яшәүче Фәүзия Әкрәм кызы Яруллинаны - 55, Әхмәт авылында яшәүче Анна Васильевна Суханаеваны - 85, Урсай авылында гомер итүче Василий Александрович Буровны - 80, Чыбыклы авылыннан Мәскүдә Нурутдин кызы Габидуллинаны, Зәй икмәк кабул итү предприятиесе ветераны Флера Шәрифҗан кызы Закированы 65 яшьлек юбилейлары белән...
    0
    0
    0
  • 19 август 2016 - 05:36
    «Иң мөһиме – кадрларны һәм эш урыннарын саклап калу»
    15 августта РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин Нурлатта булып кайтты. Ул анда Нурлат предприятиеләре хезмәткәрләре белән очрашты. Айрат Хәйруллин исеме нурлатлыларга яхшы таныш. Хезмәт вазифасы буенча Айрат Нәҗипович республика районнарына еш чыга. Соңгы вакытта гына да ул Нурлатка җиде тапкыр...
    574
    0
    0
Реклама