Зәй офыклары

24 август 2016 яңалыклары

  • 24 август 2016 - 13:53
    Зәйдә гражданнарны федераль инспектор кабул итте
    Бүген зәйдә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны төрле мәсьәләләр белән кабул итте. Аңа тугыз кеше мөрәҗәгать итте. Кайберәүләрнең мөрәҗәгәте шунда ук канәгәтьләндерелсә, икенче берәүләргә киңәшләр бирелде, сораулары контрольгә алынды. - Районнарда үткән кабул итү нәтиҗәләренә килгәндә, гражданнарның шактые төрле кредит оешмалары тарафыннан алданып,...
    726
    0
    0
  • 24 август 2016 - 13:20
    Чыбыклыда - күчмә утырыш
    Зәй районында җирлек башлыклары айга ике мәртәбә урыннарга чыгып киңәшә. Тәҗрибә уртаклашу, җирлек эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат алу максатыннан оештырылган шундый күчмә утырышларның чираттагысы бүген Чыбыклы авыл җирлегендә узды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Утырыш җирлекнең социаль объектларын, Хәния чишмәсен, ана капиталы буенча...
    674
    0
    0
  • 24 август 2016 - 13:19
    Зәйдә күп сыер асраучы 25 кеше аппаратлы булды
    Зәйдә терлекчелек тармагына, шул исәптән шәхси хуҗалыгында күп итеп мал-туар, сыер асраучыларга игътибар артты. Район башлыгы Разиф Кәримов кимендә өч сыер асраучыларга сыер саву аппаратлары бирү традициясен кертте. Узган ел районда 112 хуҗалыкка аппаратлар биргән иде. Бүген исә Чыбыклы мәдәният йортында күп сыер малы асраучы 25 гаиләгә саву аппаратлары бирелде....
    657
    0
    0
  • 24 август 2016 - 12:38
    Үтенеч-гозерләр тыңлана
    Татарстан районнарында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пунктлары эшен дәвам итә. Үткән шимбәдә мондый пункт Югары Пәнәче һәм Бигеш авыллары халкы үтенеч-гозерләре, проблемаларын тыңлады. Мобиль иҗтимагый кабул итү пункты урнашкан автобус моннан өч ел элек республика программасы буенча авыл уртасында сафка баскан Югары Пәнәче клубы каршына килеп туктады....
    562
    0
    0
  • 24 август 2016 - 10:21
    Басу-кырларда эш барышы район башлыгы контролендә
    Район башлыгы Разиф Кәримов атнаның һәр сишәмбесендә район басуларына чыгыш, эш барышы белән таныша. Үткән сишәмбедә дә ул барлык агрофирмалар басуларына булып, көзге чәчү барышы, аерым алганда, туфрак әзерләү, ашлама кертү, чәчү сыйфаты һ.б. мәсьәләләр белән кызыксынды. Урыннарда шулай ук шикәр чөгендер алу, силос салу эшләре дә каралды. Район башлыгы...
    695
    0
    0
  • 24 август 2016 - 08:44
    Зәйдә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе бара (Фоторепортаж)
    Зәйнең 7нче мәктәбендә "Мәгариф системасының нәтиҗәле эшчәнлеге - районның үсеш нигезе" шигаре астында район-шәһәр мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе бара. Анда ТР Мәгариф министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәммәтов катнаша. Киңәшмәдә катнашучылар "Проект эшчәнлеге - районда белем бирүдә өстенлекле юнәлешн" дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар....
    587
    0
    0
  • 24 август 2016 - 08:04
    Белгеч киңәше: Дуңгызларда – африка чумасы
    Чувашстан республикасының дәүләт ветеринария хезмәтенән алынган мәгълүмат буенча, агымдагы елның 17 августында Порец районы Напольное авылында бер крестьян-фермер хуҗалыгында бер дуңгызга шик төшә. Африка чумасына шикләнеп, материал алынып, тикшерү үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре дуңгызның африка чумасын йоктыруын раслый. Бу эпизоотик чыганактан 100 километр радиуста безнең республиканың Чүпрәле һәм Кайбыч районнары урнашкан....
    598
    0
    0
  • 24 август 2016 - 06:26
    Якты Күлдә чишмә төзекләндерелде
    Зәй районы Якты Күл авылында халык чишмәләргә игътибарлы: биредә яшьләр көче белән тагын бер чишмә чистартылды. Аны Андрей Егоров һәм Дмитрий Антипов тәртипкә китереп төзекләндерде, чүп-чар һәм агачлардан арындырды. Чишмә буенда утырып ял итү өчен мөмкинлекләр дә булдырылды.
    613
    0
    0
  • 24 август 2016 - 06:25
    Көзге бодай чәчү бара
    Зәй басу-кырларында көзге чәчүгә җир әзерләү эше бара, бүгенге көнгә 27700 гектар мәйданда чәчүлек мәйданнары әзерләнгән. План буенча район басу-кырларына барлыгы 1500 гектарда көзге бодай чәчелергә тиеш, шуның 1100 гектары җир куенына салынды инде.
    628
    0
    0
  • 24 август 2016 - 06:25
    Зәй районы 135 мең тонна ашлык җыеп алды
    Зәй басу кырларыннан агымдагы урып-җыюда бөртеклеләр биләгән 36,6 мең гектар мәйданнан барлыгы 135 мең тонна уңыш җыеп алынды. Уңыш гектарыннан 37 центнер тәшкил итә. Элеватор һәм икмәк кабул итү пунктларына 105 мең тонна ашлык тапшырылды, шуның 47 тоннасы - бодай. "Зәй шикәре" агрофирмасында барлыгы - 8300, "Зәй" агрофирмасында -6500, "Восток"та...
    683
    0
    0
  • 24 август 2016 - 05:06
    Туган көн белән!
    Керәшен Мәлеме авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Владислав Васильевич Васильевка 22 августта 35 яшь тулды. Кадерле улыбыз, туганыбыз, сине чын күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Күңел күгең һәрчак аяз, йөзең көләч, саулыгың ныклы булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, тигезлектә яшәргә язсын. Алдагы көндә дә тормышыгыз бөтен, түгәрәк, күңелең...
    0
    0
    0
Реклама