Зәй офыклары

5 сентябрь 2016 яңалыклары

  • 5 сентябрь 2016 - 11:33
    Балалар учреждениеләре янгын куркынычсызлыгы буенча тәртиптә
    Республика күләмендә балалар бакчалары, мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы үтәлешен тикшерү буенча өйрәнүләр бара. Шул уңайдан Зәй районында да янгын күзәтчелеге оешмасы хезмәткәрләре балалар учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда эвакуацияләү тәртибен карый. - 1-10 сентябрьдә без барлык мәктәп, балалар бакчаларын эвакуацияләү оештырылышы буенча тикшереп чыгарга тиеш. Илдә тиз арада эвакуацияне оештыра...
    740
    0
    0
  • 5 сентябрь 2016 - 10:58
    Зәй мәдәният идарәсе хәбәр итә
    Әгәр дә сезнең мәдәни-ял итү учреждениеләрнең эшчәнлеге буенча теләк-тәкъдимнәрегез, шикаятьләрегез бар икән, бу турыда "Халык контроле" системасына мөрәҗәгать итегез. "Халык контроле" кушымтасын Татарстан Республикасы Хөкүмәте электрон порталында https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov адресы буенча табарга мөмкин. ТР Мәдәният министрлыгының мәдәни-ял итү учреждениеләре эшчәнлеге буенча "кайнар линия" телефоны: 8843-264-74-41, 264-74-51.
    842
    0
    0
  • 5 сентябрь 2016 - 10:44
    Зәйдә үзенчәлекле тамаша
    Ял көнне "Энергетик" Мәдәният сарае мәйданында партнерлар - "Энергетик" мәдәният сарае иҗат коллективы һәм "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" үзешчәннәре катнашында ял кичәсе - концерт булды. Анда чыгыш ясаучылар тарафыннан заводның бүгенгесе һәм киләчәге турында бәян ителде. Тамашачылар аерым башкаручылар һәм "Русская душа","Злато","Улыбка","Магия" ансамбльләре чыгышын көчле алкышларга күмде. Рәзимә...
    552
    0
    0
  • 5 сентябрь 2016 - 10:43
    Зәй шикәр заводы 78000 тонна чөгендер кабул итте
    Зәй районында шикәр чөгендере алу темпы артканнан-арта бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 5 сентябрьгә район буенча татлы тамыр 2500 гектарда җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 312 центнер тәшкил итә. Район басу-кырларыннан барлыгы 78000 тонна татлы тамыр җыелган.
    781
    0
    0
  • 5 сентябрь 2016 - 07:47
    “Бердәм Россия”нең мобиль төркеме Зәй һәм Сәвәләй җирлеге халкын кабул итте
    Татарстан районнарында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пунктлары эше тәмамлануга бара. Үткән шимбәдә мобиль иҗтимагый кабул итү пункты Зәй һәм Сәвәләй халкы гозерләре, проблемаларын тыңлады. Иҗтимагый кабул итүдә Зәй һәм әлеге җирлектән барлыгы 11 кеше мөрәҗәгать итте, мөрәҗәгатьләрнең күбесе шәһәр халкыннан керде. Кала халкы күпчелек шәхси сораулар белән...
    809
    0
    0
  • 5 сентябрь 2016 - 06:36
    Зәйдә “Ак торна” акциясе узды
    Киң җәмәгатьчелек игътибарын терроризмга каршы көрәшкә җәлеп итү максатында 3 сентябрьдә Зәй районы мәктәпләрендә "Ак торна" акциясе узды. Ул терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланды. Акция кысаларында Россиянең мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары урамнарга чыгып, оригами техникасы буенча ак кәгазьдән торналар ясадылар. Барлыгы 333 торна Бесланда терроризм нәтиҗәсендә һәлак булганнар истәлегенә...
    678
    0
    0
  • 5 сентябрь 2016 - 06:31
    Зәйдә 15 мәктәп автобусы маршруты эшли
    Мәктәпләрдә укулар башлану белән балалар аз булган авыллардан укучылар йөртүче автобуслар эшчәнлеге дә җитди контрольдә. Зәйдә база мәктәпләренә 404 укучы йөреп укый, аларны 15 маршрут буенча билгеләнгән мәктәп автобуслары йөртә. Быел моның өчен яңа ике автобус өстәмә рәвештә кайтартылган, калган автобусларга тиешле төзекләндерү үткәрелгән. Болар өчен район бюджетыннан 640 мең...
    621
    0
    0
  • 5 сентябрь 2016 - 06:24
    Төп таләп - кагыйдәләрне төгәл белү
    Агымдагы елның сентябрь башыннан машина йөртү таныклыклары алуга таләпләр катгыйланды. Бу беренче чиратта руль артына утырчакларның кагыйдәләрне төгәл белүен күздә тота. Имтихан тапшырганда 1 дөрес булмаган җавап өчен тагын өстәмә 5 сорау өстәләчәк. Дөрес, ялгышу элекке кебек ике сорауда гына рөхсәт ителә. Машина йөртү осталыгын гамәлдә күрсәтү барышында да өч...
    613
    0
    0
  • 5 сентябрь 2016 - 05:55
    Котлыйбыз!
    Урта Баграж авылында яшәүче Елизар Александрович Кузьминга 5 сентябрьдә 55 яшь тула. Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Син басынкы гына, тыныч холыклы булсаң да, зирәк акылың белән тормыш дулкыннарын айкап, җиренә җиткереп яшисең. Хезмәттән тәм табып, кешеләрне, тормышны яратып яшисең. Изге күңелең картаймасын,...
    0
    0
    0
Реклама