Зәй офыклары

13 сентябрь 2016 яңалыклары

  • 13 сентябрь 2016 - 13:10
    Кадердә спортзал төзекләндерелде
    Бу шимбә Зәйдә спорт-сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелде. Шәһәр-районның һәр спорт объектында үзенчәлекле чаралар, спорт ярышлары оештырылды. Ә Кадер мәктәбендә аны аеруча зур җанлылык белән үткәрделәр. Биредә мәктәпнең спорт залы төзекләндерү эшләреннән соң кабат ишекләрен ачты. Яңача ясалган спортзалда укучылар төрле ярышларда көч сынашты, төзекләндерү эшләре өчен район җитәкчеләренә рәхмәтләрен...
    717
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 13:06
    Җылыту сезоны башланды
    Зәйнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә инде җылылык бирелә башлады. Ә күпкатлы йортларга ул 1 октябрьдән дә калмый биреләчәк. Гомумән, һава температурасы уртача плюс 8 градустан ким булып биш көн торганда, батарейларга җылы бирү карала.
    962
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 12:41
    Зәй шикәр заводы 197886 тонна чимал эшкәртте
    Зәй шикәр заводы кагат кырларына барлыгы 266170 тонна чимал кабул ителеп, аның 197886 тоннасы эшкәртелде. Шикәр комы җитештерү узган елның шул чоры белән чагыштырганда, күпкә артык. Чималның шикәрлелеге - 16,70 процент. Чөгендер Зәй, Сарман, Тукай районнары агрофирмалары, "Түбән Кама" агрофирмасы, Чирмешән, Лениногорскийдан китерелә.
    751
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 12:40
    Чаңгычылар – карсыз да ярыша
    Алабугада чаңгычылар арасында Идел буе Федераль округы буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар узды. Анда Зәй чаңгычылары да көч сынашты. Лыжероллерда кызлар арасында Ирина Полежаева - I, Албина Вәлиәхмәтова - III, яшьләрдән Александр Горюнов -II, Станислав Попов IV урын алды. Кросс буенча ике чакрым арага йөгерештә Дарья Зубарева - I, ир-егетләрдән биш...
    743
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 12:39
    Зәйдә ветераннар да туп тибә
    Зәйдә Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы буларак, төрле яшьтәгеләр спортка тартыла. Бу көннәрдә «Энергия» стадионында футбол буенча ветераннар арасында турнир узды. Анда шәһәр һәм «ГРЭС» футбол командалары көч сынашты. Турнир киеренке барып, 3:3 исәбе белән тәмамланды.
    739
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 12:39
    “Частник” операциясе бара
    Республика дәүләт техник күзәтү идарәсе ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә 7- 25 сентябрьдә "Частник" операциясе үткәрүгә кереште. Бу беренче чиратта шәхси тракторы яки башка техникасы булган кешеләрнең транспорт чарасына үз вакытында техник күзәтү үткәреп торуларын күзәтүне үз эченә ала. Район техник күзәтү бүлеге башлыгы Валентин Гончаров сүзләренчә, мондый техника катнашындагы күпчелек...
    1
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 08:35
    Корбан бәйрәмендә Зәйдә балалар өчен хәйрия чарасы оештырылды
    Дүшәмбе көнне Зәй районының барлык мөселман халкы Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Мәчетләрдә бәйрәм намазы укылды. Шәһәрнең үзәк мәчетендә исә инде икенче ел рәттән ураза һәм корбан гаетләре көнне балалар өчен хәйрия чарасы, уеннар оештырыла. Быел да үзәк мәчет башлангычына район хакимияте, мәдәният, яшьләр эшләре идарәләре кушылды. Мәчет ишегалдында милли уеннар...
    911
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 07:31
    Куш-Елгада Корбан гаете үзенчәлекле узды
    Корбан гаете - мөселман дөньясының көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Кичтән үк мунча кереп, икенче көнне чиста киемнәр киеп, халык мәчеткә ашыга. Авыл урамнары буйлап тәгъбир авазлары яңгырый. Һәр йортта коймаклар пешә, туган белән туган очраша, дуслар кул биреп күрешәләр. Бүген дә халык мәчеткә Гает намазына җыелды. Көткән минутлар килеп җитте....
    811
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 06:54
    Зәйдә “Сәламәтлек” спартакиадасы дәвам итә
    Зәйдә узган шимбәдә "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында спорт бәйрәме үтте. "Энергия" стадионында шәһәр җыелма командасы һәм ГРЭСта хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан арасында ветеран спортчыларның футбол буенча иптәшләрчә очрашуы белән башланган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган бәйрәм җиңел атлетика, шахмат ярышлары белән дәвам итте. Ветеран спортчылар уенда күпләп, актив катнашсалар да, төрле...
    730
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 05:51
    #ДобрыеНовостиТатарстан! акциясе кысаларында - коррекция мәктәбендә
    9 сентябрьдә "Энергетик" Мәдәният сарае сәнгать коллективлары җитәкчеләре "Көзге игелек атнасы" #ДобрыеНовостиТатарстан! акциясе кысаларында Зәй коррекция мәктәбендә булып, биредә укучылар һәм укытучылар коллективы белән очрашты. Очрашуда "Мәхәббәт һәм кайгырту белән" дип аталган уен оештырылды. Аның төп максаты физик мөмкинлеге чикләнгән балаларга ихтирамлы һәм толерантлы мөнәсәбәт, аларны шәһәрнең мәдәният тормышында актив...
    851
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 05:33
    Зәй музеенда - туй
    Көзге матур бер көндә Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Эльмира белән Айдар Ждановлар булды. Бу яшь парлар нихакларын тантаналы төстә теркәткәннән соң, "Купец утарында туй" дип аталган интерактив программада катнаштылар. Программада борынгы гореф-гадәт, йолалар, кунаклар өчен конкурслар каралган иде. Яшьләр өчен борынгы предметлар белән фотосессия дә уздырылды.
    551
    0
    0
Реклама