Зәй офыклары

16 сентябрь 2016 яңалыклары

  • 16 сентябрь 2016 - 11:35
    Зәйдә 6 укучы кабат имтихан тапшырды
    Кичә 9нчы сыйныфтан соң төп дәүләт имтиханнарын тапшыра алмаучылар өчен сынауны кабат үтү көне булды. Республиканың муниципаль районнарында имтихан тапшыру өчен 3 пункт эшләде. Безнең районнан 6 чыгарылыш укучы Түбән Каманың 35нче лицеена барып имтихан тапшырды. Аларның 5се- математикадан, 1се рус теленнән имтихан тапшыра алмаган иде.
    745
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 11:07
    Зәйдә изге китап сүзе тыңлап, корбан итеннән авыз итте
    Районда конфессияара дуслык, татулыкны саклауга, төрле милләтләрне йола-гадәтләре, бәйрәмнәрен җанландыруга игътибар зур. Мөселманнар агымдагы елда Мәүлет, Ураза, Корбан бәйрәмнәре, "Ялчыгол укуларын" киң билгеләп үтте. Кичә политехник колледжда район-шәһәр мөселманнары өчен Корбан ашы оештырылды. Чарада район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин, авыл имамнары, 200гә...
    824
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 07:48
    Зәйдә күпфатирлы йортларга җылылык бирелә башлады
    Зәй районы башкарма комитетының "2016-2017 еллар ягулык сезонына җылыту эшләрен башлау" карары нигезендә 12 сентябрьдән балалар бакчаларына, мәктәп, дәваханәләргә җылылык бирү башланган иде. Кичә - 15 сентябрьдән исә күпфатирлы йортларда да батареяләр җылына башлады. Җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга үз балансындагы котельныйларны, торак-коммуналь, социаль объектларны бу уңайдан җылылык энергиясенә кушу...
    621
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 07:47
    Зәйдән тәкъдим ителгән социаль проект - бәйге җиңүчесе
    Кичә Казанның "Пирамида" мәдәни күңел ачу комплексында "РИТЭК" ААҖ башлангычы белән оештырылучы VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен котлаулар булды. Җиңүчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Тантаналы чарада Зәй районы делегациясе дә катнашты: "Бөртеккәй" балалар бакчасы мөдире Нина Кузнецова "Энергия на благо человека" номинациясендә "Сәламәтлегеңне яшьтән сакла" проекты белән...
    631
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 07:44
    Банк карталарыннан акча урлануга юл куймау кешенең үзеннән тора
    Зәй эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, соңгы вакытта гражданнарның банк карталарыннан акча урлау очраклары тенденциясе күзәтелә. Узган ял көннәрендә дежур бүлеккә акчалар урлану турында ике кешедән гариза кергән. 11 сентябрьдә бер шәһәрдәшебезне "Авито" сайты аша акча күчерү юлы белән алдыйлар. Россия Сбербанкы картасыннан аның 7 мең сумы юкка чыга. Ә...
    580
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 06:45
    “Уймак кыз” балалары икмәк турында сөйләштеләр
    Зәй үзәк балалар китапханәсендә "Уймак кыз" бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары булды. Алар өчен "Икмәкне хөрмәт ит" дип аталган әдәби уен әзерләнгән иде. Зал уртасында подноска икмәк, шулай ук арыш һәм бодай башаклары куелган, "Икмәк - барысына да баш" дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде. Балалар кеше тормышында икмәкнең роле, борынгы...
    611
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 06:13
    Котлыйбыз!
    Бәхетле кешегә олуг Юбилейлар насыйп була. Матур булып олыгаеп, Җитмеш, сиксән, туксан тула. Быел безнең әтинең дә, әнинең дә Юбилее - җитмеш яше. Югары Шепкә авылында яшәүче кадерле әти-әниебез Җәмил Нәсим улы белән Асия Миннәхмәт кызы Хәсәновларны чын күңелебездән юбилейлары белән котлыйбыз. Кадерлеләребез, сезгә тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, куанычлы көннәр...
    0
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 06:12
    Котлыйбыз!
    Дүрт-Мунча авылында гомер итүче Илзирә Сәнән кызы Арслановага 15 сентябрьдә 50 яшь тулды. Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән алтын юбилеең белән котлыйбыз. Без синең һәрвакыт сау-сәламәт булуыңны, бүгенге тигез тормышыбызның аумас терәге булып яшәвеңне телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыбызда нур балкып, шатлык-куаныч белән...
    0
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 06:12
    Котлыйбыз!
    Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Евгений Михайлович Максимовка 19 сентябрьдә 25 яшь тула. Кадерле улыбыз, абыем, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлап, сәламәтлек, күңел көрлеге, бәхетле киләчәк телибез. Барлык ниятләрең тормышка ашсын, ике иңеңдәге ике фәрештә бәла-казалардан саклап йөртсен сине. Юлларда имин йөрергә язсын, хәвеф-хәтәрләр сине читләп үтсен. Алга таба да...
    0
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 06:11
    Котлыйбыз!
    Аксар авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Сәбилә Гыйльметдин кызы Әхмәтҗановага 18 сентябрьдә 55 яшь тула. Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа тормышта иң зур байлык - сәламәтлек, чиксез бәхетләр, озын гомер телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыбызда нур...
    0
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 06:03
    Тавыш бирү - намус эше
    Билгеле булганча, 18 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Без татарстанлылар өчен иң мөһиме - Дәүләт Думасына мөмкин кадәр күбрәк вәкилләр җибәреп, төбәгебез киләчәгенең ныклы булуына йөз тоту. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та Парламентта безнең республика командасының күмәк көч белән булуы яхшы, дип белдерде. Моның өчен республикада...
    577
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 05:31
    Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате
    Хөрмәтле Ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер. Республика икьтисады үсешенең югары нәтиҗәләре быелгы сайлауларга уңай җирлек тудырды. Бездә мөһим социаль-мәдәни объектлар - мәктәпләр, балалар...
    620
    0
    0
Реклама