Зәй офыклары

15 февраль 2017 яңалыклары

  • 15 февраль 2017 - 12:41
    Зәй янгынчылары осталык чарлый
    Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе ел саен диярлек структура подразделениеләре арасында, һөнәри осталыкны камилләштерү максатында, төрле ярышлар оештыра. Хәзерге вакытта шундый ярышларның беренче туры башланды. Быел ул автомобиль транпорты белән фаҗига булган очракта авария-коткару эшләрен башкаручы иң яхшы команданы ачыклауга багышлана. Әлеге уңайдан бүген Зәйнең 88нче...
    135
    0
    0
  • 15 февраль 2017 - 12:35
    Эмилиягә ярдәм кирәк!
    Урта Баграж авылында яшәүче Эмилия Моисеевага ярдәм кирәк. Яшь ярымлык кызчыкта сирәк очрый торган генетик авыру - аңа «тирозинемия» диагнозы куелган. Бу авыру бавыр һәм бөерне зарарлый. Баланың сөяк һәм мускуллары көчсезләнә бара, аңа йөрү авыр бирелә, чөнки бу авыру нәтиҗәсендә бәвел белән кирәкле элементлар организмнан юылып чыга. Кызчык әнисе...
    175
    0
    0
  • 15 февраль 2017 - 11:59
    Сәвәләйдә сөт җитештерү артуга бара
    "Зәй шикәре" агрофирмасының "Сәвәләй" бүлекчәсендә барлыгы 820 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 448е - савым сыер. Бүлекчәдә сөт җитештерү артуга бара. Бүгенге көндә ширкәттә тәүлегенә 5 мең килограмм сөт җитештерелә, бу -бер сыерга 14,7 килограмм сөт дигән сүз.
    197
    0
    0
  • 15 февраль 2017 - 11:30
    Бүген “Сәвәләй”дә сыерларны ветеран савымчылар сауды (фоторепортаж)
    Зәйдә авыл хуҗалыгы тармагына караш тамырдан үзгәрде. Соңгы ике елда республика программасы буенча ферма һәм товарлыклы-сөтчелек комплексларында масштаблы ремонт эшләре башкарылды, моның белән терлекчеләр өчен эш шартлары яхшырды, продукция җитештерү артты. Терлекчелек тармагы буенча район республикада 6нчы урында. Кыскасы, элекке эш шартлары белән бүгенгесе арасында аерма җир белән күк арасы...
    138
    0
    0
  • 15 февраль 2017 - 10:57
    Зәйдә әфганчыларны искә алдылар (фотолар)
    Бүген - совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көн.1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстаннан чыга, шулай итеп, 10 елга сузылган сугыш тәмамлана. Бу сугышта Советлар Союзы 15 меңгә якын гражданын югалта. Зәйдән 100гә якын егет хәрби хезмәтен шунда үти, 7 егетебез канлы бәрелешләрдә башларын салды. Зәйдә әфганчылар традиция буенча Азатлык...
    200
    0
    0
  • 15 февраль 2017 - 08:49
    Футбол командасы Мактау грамотасы алды
    Зәй коррекция мәктәбе футбол командасы бу көннәрдә Чаллыда махсус Россия олимпиадасы программасы буенча уздырылган XI республика мини-футбол ярышларында катнашты. Безнең малайлар анда "Җиңүгә йөз тоту" өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
    165
    0
    0
  • 15 февраль 2017 - 08:40
    “Ел тәрбиячесе-2017” бәйгесендә зәйлеләр сынатмый
    Кичә Түбән Камада "Ел тәрбиячесе - 2017" республика бәйгесенең төбәк этабы узды. Биредә Зәй, Түбән Кама, Тукай, Алабуга районнары педагоглары көч сынашты. Район данын бәйгедә Л. Вәлиуллина ("Урман әкияте" балалар бакчасы), С. Зәйнуллина ( "Шатлык"), Н. Бакиева ("Теремкәй") яклады.
    158
    0
    0
  • 15 февраль 2017 - 08:38
    Ләйсән - олимпиада призеры
    Бөтенроссия фән олимпиадалары кысаларында 13-15 февральдә рус телле мәктәпләрдә татар телен укучылар арасында төбәк бәйгесе узды. Анда шәһәрнең 6нчы мәктәбе 7нче сыйныф укучысы Ләйсән Нәбиуллина призер булды (укытучысы З. Данилова).
    132
    0
    0
  • 15 февраль 2017 - 08:25
    Машина йөртүчеләр игътибарлы булыгыз: яңа юл билгеләре куелды
    15 февральдә Зәй шәһәрендә яңа юл билгеләре куелды. Болар - машина белән туктап тору (3.27 «Остановка запрещена») һәм автотранспортны кую тыелу (3.28 «Стоянка запрещена») турындагы билгеләр. Әлеге юл билгеләре Нефтьчеләр, Җиңү проспекты, Никифоров, Гагарин, Ленин, Островский, Төзүчеләр, Комсомол, Рәфыйков, Энергетиклар, Лобачевский, Чапаев, Ялчыгол, Казан, Баныкин урамнарына урнаштырылды. Яңа юл билгеләре...
    170
    0
    0
  • 15 февраль 2017 - 08:15
    Зәйдә балалар дәваханәсе заманча булачак
    Агымдагы елда Зәй район үзәк дәваханәсенең 1нче корпусын капиталь төзекләндереләчәк һәм реконструкцияләнәчәк. Эшләр март аенда башланачак. Төзү-төзекләндерү эшләрен башкару, җиһазлар, мебель алу, корпустан корпуска күчү мөмкинлекләрен эшләүгә ТР Министрлар Кабинеты боерыгы белән 111240,035 мең сум акча бирелгән. Барлык эшләр тәмамлангач биредә беренче һәм икенче катта балалар поликлиникасы урнашачак, анда участок...
    145
    0
    0
  • 15 февраль 2017 - 07:40
    Зәй район үзәк дәваханәсендә 2016 елга нәтиҗә ясадылар
    Зәй район үзәк дәваханәсендә узган ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, 2017 елга бурычлар билгеләү гадәттәгечә медицина советы утырышы формасында үтте. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов катнашты. Район сәламәтлек саклау тармагында 80 табиб, 415 урта медицина хезмәткәре эшли. Табиблар җитмәү...
    146
    0
    0
  • 15 февраль 2017 - 07:30
    Террорчылыктан саклану зарури
    Зәй районы җирлекләрендә террор актларыннан саклану, аларны кисәтү буенча гражданнар арасында һәрдаим аңлату эшләре бара. Югары Пәнәчедә, мәсәлән, унөйлекләр оештырылып, аларда бу уңайдан аңлату чаралары, оешма хемәткәрләренә даими рәвештә инструктажлар үткәрелә. Тулаем алганда, җирлек башлыклары халыкка күп очракта фаҗигаләрнең булмый калуы уяулыктан торуын аңлатырга тырыша.
    140
    0
    0
  • 15 февраль 2017 - 07:10
    Яңа яктырткычлар акчаны янга калдыра
    Югары Пәнәче җирлегенә караган Югары Пәнәче, Алмалы, Урта Пәнәче, Бура-Киртә авылларында республика программасы нигезендә урам яктырткычлары яңаларга алмаштырылды. Яңа яктырткычлар куюдан авыл җирлеге 22 мең сум акча янга калдырган.
    126
    0
    0
  • 15 февраль 2017 - 07:09
    Бүген – герой-шагыйрь Муса Җәлил туган көн
    Бүген каһарман шагыйрьнең тууына 111 ел. Милли каһарманыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл - халкыбызның горурлыгы ул. Тамчыда кояш чагылгандай, анда милли яшәешебезнең тарихы да аеруча калку булып гәүдәләнә. Шуңа күрә, герой-шагыйрьнең һәм җәлилчеләрнең үлемсез иҗаты, тиңдәшсез героик көрәше безнең өчен бүген дә бик зур әһәмияткә ия. Хакыйкатьне...
    206
    0
    0
  • 15 февраль 2017 - 06:06
    Пәнәчелеләр үзара салымны хуплый
    Зәй районы Югары Пәнәче җирлегендә узган ел үзара салым программасы буенча 138 мең сум акча җыелып, ул дәүләттән 690 мең сум булып кайткан. Әлеге суммага Түбән Пәнәче авылында инеш аша салынган күпер ремонтланган, Урта Пәнәче зираты койма белән әйләндереп алынган, Югары Пәнәче авылында урам юллары, Бура-Киртәдә өч чишмә төзекләндерелгән. 2017...
    125
    0
    0
Реклама
Реклама