Зәй офыклары

12 октябрь 2018 яңалыклары

  • 12 октябрь 2018 - 15:00
    Шәһәр төзелеше мәсьәләсе каралды
    Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов, архитекторлар, шәһәр Советы, башкарма комитет вәкилләре, хокук саклау органнары белән берлектә шәһәрнең бердәм ансамблен тәшкил итүче объектларны карады.
  • 12 октябрь 2018 - 14:20
    Мин Татарстан Республикасында яшим
    Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан һәм “Тарихи хәтер” поекты кысаларында шәһәребезнең 1нче мәктәбе укучыларына «Татарстан – бай төбәк» дип исемләнгән темага лекция укылды. Малай-кызлар илебезнең тарихы, мәдәнияте, сәнәгать эшчәнлеге белән танышты.
  • 12 октябрь 2018 - 13:49
    "Россия лидерлары" бәйгесенә, башланып бер тәүлек узуга ук, 24 меңнән артык гариза килгән
    Быел без бәйгедә катнашучыларга өстәмә мөмкинлекләр бирдек, ди проект җитәкчесе.
  • 12 октябрь 2018 - 13:49
    Баланы сәламәт туклануга өйрәтик
    Балалар туклануы - көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Ата-аналар тарафыннан булган һәр борчулы сорауга Зәй районы хакимияте тарафыннан җитди игътибар бирелә. Мәгълүм булганча, Зәйнең уку йортларына һәм барлык балалар учреждениеләренә туклану продуктлары Чаллының туклану комбинатыннан китерелә. Бу көннәрдә район җитәкчелеге мәктәпләр, балалар бакчалары ата-аналар комитетлары әгъзаларына әлеге комбинатка экскурсия оештырды. Барлыгы 47 зәйле комбинатның лабораторияләрендә продукт сыйфатының тикшерелүен, цехларда ризыкның ничек әзерләнүен үз күзләре белән күрделәр. Ит һәм ит ризыклары, балыкның ничек эшкәртелүен, аннан нинди ашамлыклар әзерләнүенә әти-әниләр үзләре шаһит булды, әзер ризыкларны татып та карадылар.
  • 12 октябрь 2018 - 11:29
    Балалар өчен резина итекләр алганда, нәрсәләрне белеп торырга?
    Яңгырлы көндә баланың аякларын туңдырмау – әниләр өчен гади генә бурыч түгел. Тик ни генә булмасын, нәкъ менә резина итекләр сабыйларга күлләвекнең тирәнлеген чамалап караудан алган канәгатьлек хисен бозмау мөмкинлеге бирә һәм кайгыртучан ата-аналарга күңел тынычлыгы иңдерә. Иң мөһиме – йөрәк парәсенә югары дәрәҗәдә уңайлылык тудыру өчен итекләрне бик җаваплы төстә сайлап алу кирәк.
  • 12 октябрь 2018 - 10:30
    Белгечләр өлкән яшьтәгеләргә кулланучылар хокуклары турында сөйләде
    Тормышта һәркайсыбызның диярлек сыйфатсыз товар сатып алу, кулланучы буларак хокукларыбыз бозылу очракларына юлыкканы бардыр. Яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапларны массакүләм мәгълүмат чаралары, аерым алганда, интернет аша җиңел генә таба алса, өлкән яшьтәге кешеләр, кирәкле мәгълүматлардан хәбәрдар булмау сәбәпле, еш кына киртәләргә очрый. Шуңа күрә нәкъ менә өлкән буын вәкилләре белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эш алып бару бик мөһим.
  • 12 октябрь 2018 - 10:02
    Зәйдә машинаны тикшерү вакытында составында спирт булган сыеклык табылган
    Узган атнада полициянең патруль-пост хезмәткәрләре тарафыннан Чаллы кешесенең автомобилен тикшерү вакытында 13 кап составында спирт булган продукция табыла, аларга аның документы булмый.
  • 12 октябрь 2018 - 09:52
    Бакча йортын талыйлар
    6 октябрьдә “Энергетик” бакчачылык ширкәтендәге бакча йортыннан билгесез кешеләр мотокультиватор двигателе, металл рамнар урлыйлар.
  • 12 октябрь 2018 - 08:54
    Зәйлеләр «Уңыш бәйрәме»нә лаеклы килде
    Башкалабызда «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тантанлы кабул итүе узды.
Реклама
Реклама