Зәй офыклары

5 декабрь 2018 яңалыклары

  • 5 декабрь 2018 - 15:06
    ГТО – спорт юлының башы
    Зәй спорт-сәламәтләндерү үзәгендә шәһәребез мәктәп укучылары командалары арасында “ГТО – спорт юлының башы” дип исемләнгән спорт фестивале бара.
  • 5 декабрь 2018 - 14:01
    Шартлы срок колония белән алыштырылган
    Шәһәр прокуратурасы хәбәр итүенчә, элек суд тарафыннан сынау шарты белән 3 елга шартлы хөкемгә тартылган Зәйнең 25 яшьлек хатын-кызына, җәза үтәү таләпләрен үтәмәү сәбәпле, реаль срок бирелгән.
  • 5 декабрь 2018 - 13:27
    Тормыштан ямь табып яши
    Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне гадәттә һәрдаим булышуга мохтаҗ кешеләр дип уйларга күнеккәнбез. Алай түгел, алар һәрнәрсәне булдыра алмаса да, бик күп эшләргә оста. Аларда теләк, сабырлык һәм үз-үзеңә таләпчән булу бар. Яшим әле дип яшиләр, булдырам дип эшлиләр, кешеләрне, тормышны яраталар. Алар актив тормыш белән яши, җырлар язалар, бәйлиләр-тегәләр, рәсем ясыйлар, спортта да уңышлары булган, үз бизнесларын булдыручылар да бар.
  • 5 декабрь 2018 - 13:16
    Сарманда зона киңәшмәсе бара
    Бүген Сарманда авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе уза.
  • 5 декабрь 2018 - 11:18
    Мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Развивайка” клубы эшли
    Инвалид балаларны тәрбияләүнең авырлыгын сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел, әлбәттә. Киләчәктә сабыен аякка бастыру, тиешле дәрәҗәдә тәрбияләү, тормышка яраклаштыру өчен күп көч һәм зур сабырлык таләп ителгәнен һәркем яхшы аңлый.
  • 5 декабрь 2018 - 11:01
    Чаралар узып тора
    Республикада, шул исәптән Зәйдә, җәяүлелеләр катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында, 3декабрьдән 10 декабрьгә кадәр “Билгеле бул!” дип аталган профилактик акция үткәрелә. Аның кысаларында шәһәр-районда төрле чаралар узып тора. Алар башлыча балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә оештырыла.
  • 5 декабрь 2018 - 09:59
    "Казан" һәм "Бигеш" аэропортларының исемнәре игълан ителде
    Федераль телевидениедә туры эфирда «Россиянең бөек исемнәре» проектына йомгак ясалды.
  • 5 декабрь 2018 - 09:40
    Коррупциягә юл куймау өчен
    Коррупциягә каршы тору – дәүләт сәясәтенең өстенлекле бурычы һәм Россия Федерациясе прокуратура органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе. Бу эшчәнлектә төп урынны коррупция белән көрәш законнарын тормышка ашыру, аларның катгый үтәлешен тәэмин итү алып тора.
Реклама
Реклама