Зәй офыклары

8 февраль 2019 яңалыклары

  • 8 февраль 2019 - 15:41
    Зәй кулланучылар кооперативы эшчәнлеге республикада нәтиҗәле эше белән бәяләнә
    Бүген Казанда кулланучылар кооперативлары һәм оешмаларының республика күләмендәге җыелышы үтте.
  • 8 февраль 2019 - 15:21
    Сармашбаш егете Айнур
    Сармашбаш авылы егете Айнур Гыйниятуллин күп балалы гаиләдән. Мәктәптән соң политехник колледжда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Мәктәптә һәм колледжда укыганда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.
  • 8 февраль 2019 - 14:10
    Югары Пәнәче егете Алмаз
    Солдат хезмәтендә булган егетләр турында утта янмый, суда батмый, диләр, чөнки армия аларны чыныктыра, горур һәм көчле итә.
  • 8 февраль 2019 - 13:40
    Алимент түләүдән котылмакчы булган
    Зәй шәһәр суды 42 яшьлек ир-атка карата РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсе 1нче өлеше буенча хөкем карары чыгарды.
  • 8 февраль 2019 - 11:30
    Юл инспекторлары – авыл мәктәпләрендә
    Зәй ЮХИДИ хезмәткәрләре юл куркынычсызлыгы буенча профлактикалау чараларын шәһәрдән тыш, авыл мәктәпләрендә дә оештыра.
  • 8 февраль 2019 - 11:27
    Зәйдә "Ел хатын-кызы” бәйгесенең төбәк туры ачылды
    Ел саен республикабызда "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән" конкурсы үткәрелә.
  • 8 февраль 2019 - 10:35
    Авылны үстерү өчен
    Узган ел ахырында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре катнашында узган зона семинар-киңәшмәләрендә республика халкын кызыксындыручы йөздән артык актуаль сорау тупланды. Аларны хәл итү буенча күрсәтмәләр бирелде. Шуларның берсе - авыл җирлекләрендә хуҗалык итүнең кече формаларын һәм кулланучылар кооперативларын үстерү буенча мәгълүмати-агарту эшен активлаштыру. Бу мәсьәләне хәл итү яңа төзелгән “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге”нә йөкләнде. Үзәк авыл хуҗалыгы эшмәкәрлелеге нәтиҗәлелеген үстерү программасын эшләп, тормышка ашырачак. Болар турында тулырак.
  • 8 февраль 2019 - 10:30
    Зәй көрәшчеләре Актанышка җыена
    14-15 февральдә Актаныш районында “Ватаным Татарстан” газетасы призына каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган традицион көрәш турниры узачак
  • 8 февраль 2019 - 09:30
    Су - мөһим ресурсларның берсе
    «Зәй-Су каналы» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте районыбыз оешма-предприятиеләре һәм халыкны өзлексез су белән тәэмин итү, су бүлү системалары буенча төп оешма булып тора.
  • 8 февраль 2019 - 09:01
    Идел буе агросәнәгать форумы узачак
    Татарстанда 13-15 февральдә Идел буе агросәнәгать комплексының форумы һәм «ТатАгроЭкспо» махсуслаштырылган күргәзмәсе булачак, анда Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең 320 оешмасы һәм предприятиеләре агросәнәгать комплексларыннан 3000нән артык вәкил катнаша. Зәйдән аңа җитештерү комплекслары башлыклары чакырулы.
  • 8 февраль 2019 - 08:42
    Зәй егете Динар
    Зәй егете Динар Габдраупов шәһәребез политехник колледжын тәмамлаганнан соң, узган көзге чакырылышта армия сафларына алына. Ул Ленинград өлкәсенең Луга шәһәрендә артиллерия бригадасында хезмәт итә. Күптән түгел Түбән Новгород шәһәрендә узган хәрби парадта катнашкан.
Реклама
Реклама