Зәй офыклары

11 февраль 2019 яңалыклары

  • 11 февраль 2019 - 16:13
    Зәй керәшен оешмасы конференциясе узачак
    16 февраль, шимбә көнне, көндезге 10 сәгать 30 минутта Зәйнең балалар музыка мәктәбендә Татарстан Республикасы керәшен җәмгыяте Зәй бүлегенең отчет-сайлау конференциясе була.
  • 11 февраль 2019 - 15:59
    Президент торак шартларын яхшырту өчен илкүләм проектларны берләштерергә тәкъдим итә
    Рөстәм Миңнеханов халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча Россия Дәүләт Советы эшче төркемен җитәкли.
  • 11 февраль 2019 - 15:49
    Зәйдән Шәйдуллиннар алтын туйларын билгеләп үтте
    Иске Зәй бистәсендә яшәүче Рәис Юнысович һәм Надежда Ивановна Шәйдуллиннар алтын туйларын ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә билгеләп үттеләр.
  • 11 февраль 2019 - 15:44
    Зәйдә дөньякүләм танылган чаңгычылар укучылар белән очрашты
    Зәйдә мәктәп укучылары совет чаңгычысы, Олимпия уеннарының өч мәртәбә призеры, Дөнья чемпионы, СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры Александр Завьялов һәм СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры, дүрт мәртәбә Олимпия уеннары чемпионы, СССРның сигез мәртәбә чемпионы, “Чаңгы короле” Николай Зимятов белән очраштылар. “Универсиада дәресләре” республика акциясе кысаларында оештырылган чарада шәһәр мәктәпләреннән 400гә якын укучы катнашты.
  • 11 февраль 2019 - 12:30
    Укучылар арасында биатлон ярышлары узды
    Узган атнада Югары Мәлем мәктәбендә район-шәһәр гомумбелем бирү мәктәпләре арасында биатлон ярышлары узды.
  • 11 февраль 2019 - 11:30
    Безнең Диана һәм Софья - беренче урында
    Узган шимбәдә Биектауда фигуралы шуу буенча Грация кубогына ярышлар оештырылды.
  • 11 февраль 2019 - 10:31
    Авыл җирлекләре шашка уйнап ярышты
    9 февральдә районда авыл җирлекләре арасында “Сәламәтлек-2019” ярышлары башланды.
  • 11 февраль 2019 - 09:36
    Зәй егете Дима
    Зәй егете Дмитрий Абдулов Мәскәү өлкәсенең Загорянский поселогында хәрби хезмәтен үтә. Биредә шулай ук аның белән беркөнне армиягә алынган Зәй егете Александр Краснов та шул ук хәрби частьтә хезмәт итә, взводлары гына аерым.
  • 11 февраль 2019 - 09:28
    Зәйдә "Ел хатын-кызы” бәйгесе
    Республикабызда "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән" конкурсы уздыру матур гадәте яши. Бүгенге тормышта, гаиләдә, җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан роле бик зур. Республика тарафыннан үткәрелә торган әлеге бәйге хатын-кызның башкаларга үрнәк була алырлык сыйфатларын ачуга һәм бәяләүгә юнәлдерелгән. Ул - Президент ярдәме белән иҗтимагый оешмалар үткәрә торган бәйге. Башта бәйге урыннарда оештырыла, анда җиңүчеләр аннан үзләрен бәйгенең төбәкара турында сыный. Узган атнада аның төбәк туры районыбызда узды. Бәйге тантаналы төстә “Энергетик” Мәдәният сараенда ачылды. Анда Сарман, Әлмәт, Азнакай, Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Зәйдән конкурсантлар җыелды.
  • 11 февраль 2019 - 09:04
    Әни белән бергә өйрәнәбез
    Зәй “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге базасында социаль хезмәтләр кабул итүче 3 яшьтән кечерәк балалар һәм аларның әниләре өчен “Әни белән бергә” программасы кысаларында чираттагы дәрес үтте.
  • 11 февраль 2019 - 08:52
    Зәй егете Александр
    Зәй егете Александр Краснов Мәскәү өлкәсе Загорянск поселогында хәрби хезмәтен үтә. Александр армиягә киткәнче Зәй политехник колледжында программист һөнәрен үзләштерә. Ул армиягә үз теләге белән киткән, аның өчен ныклап әзерләнгән - спорт белән шөгыльләнгән, укыган елларда “Форпост” отрядыннан ике мәртәбә Волгоград өлкәсенә казу-эзләнү эшләренә барган.
Реклама
Реклама