Зәй офыклары

15 июль 2019 яңалыклары

  • 15 июль 2019 - 18:00
    Җиде яшьлек бала велосипед урлаган
    9 июльдә эчке эшләр бүлегенә шәһәрдә яшәүче бер кешедән йорт подъездыннан велосипедын урлаулары турында гариза керә.
  • 15 июль 2019 - 17:30
    Зәйдә хокук бозулар турында бер атнада 37 гариза кергән
    Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә хокук бозулар һәм җинаять кылулар турында 37 гариза һәм хәбәр кергән.
  • 15 июль 2019 - 17:00
    Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе күпфункцияле үзәк белгечләре өчен укулар оештырды
    Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе күпфункцияле үзәкләр белгечләре өчен 8 сентябрьдә Дәүләт Советына депутатлар сайлауда гражданнарны кайда булулары буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризалар кабул итү буенча укулар уздырды.
  • 15 июль 2019 - 16:30
    “Идел буе театры” фестиваленең финалына чыгучылар 17 июльдә билгеле булачак
    Фестивальнең республика этабында катнашу өчен республика район-шәһәрләреннән 25 гариза кабул ителгән.
  • 15 июль 2019 - 15:50
    Бүген Зәйдә “Доктор Зәй” студентлар отряды әгъзаларына юлламалар тапшырылды
    Хәбәр ителгәнчә, Зәйдә быел да “Доктор Зәй” округ студентлар отряды эшкә кереште. Ул - “Россия студентлар отрядлары” Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Идел буе федераль округы штабы хезмәт проекты. Хезмәт семестры чорында отряд составында Татарстан, Түбән Новгород, Пермь, Оренбург, Башкортстан,Чувашия төбәкләрдән җыелган студентлар (барлыгы 14) кече һәм урта медицина персоналы сыйфатында эшли.
  • 15 июль 2019 - 15:06
    Зәйдә Сөббух Рәфыйков исемендәге премия Надежда Чепурнаяга тапшырылды
    Зәйдә ике елга бер мәртәбә мәдәният, сәнгать, әдәбият, телне үстерүгә зур өлеш керткән затларга якташ язучыбыз Сөббух Рәфыйков исемендәге премия тапшыру традициясе яшәп килә.
  • 15 июль 2019 - 11:00
    Зәйлеләр җиңде
    14 июльдә Чаллы шәһәрендә футбол буенча республика беренчелегенә 1нче лига ярышлар оештырылды.
  • 15 июль 2019 - 10:57
    Питрау үтте...
    Районыбызда яшәүче халыкларның уртак бәйрәменә әверелгән Питрау быел да Кашкатау итәгендә зур оешканлык, ныклы әзерлек белән, күпсанлы кунаклар катнашында чын халык бәйрәме буларак узды. Матурлыгы белән сокландыргыч Кашкатау итәге бәйрәмдә катнашучыларны быел тагын да матуррак булып каршы алды.
  • 15 июль 2019 - 10:32
    Зәйдә бер атна эчендә өч янгын теркәлгән
    Узган атнада район янгын күзәтчелеге хезмәте 8 чакыру алган. Шуның 3се ялган чакыру булып чыккан, берәр очрак ризык көю һәм үлән яну белән бәйле. Ә өч очракта янгын сүндерүчеләргә янгын сүндерергә урынга чыгарга туры килгән.
  • 15 июль 2019 - 10:00
    Питрау бәйрәмендә спорт ярышлары оештырылды
    Кашкатау итәгендә узган Питрау бәйрәмендә спорт ярышлары оештырылды. Алар үз эченә көрәш, армрестлинг, мас-рестлинг, гер күтәрү, шулай ук ГТО нормативларын алды.
  • 15 июль 2019 - 09:20
    Кирилл Бөтенроссия ярышларында өченче урынны алды
    11-13 июльдә Чиләбе шәһәрендә Георгий Нечухин истәлегенә җиңел атлетика буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
  • 15 июль 2019 - 08:44
    Юл инспекторлары - лагерьларда
    Юлларда машиналар ташкыны елдан-ел күбәя. Статистика күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре каникуллар чорында аеруча еш була. Чөнки балалар буш вакытларын урамда, гадәттә, өлкәннәр күзәтчелегеннән башка үткәрәләр. Бу чорда автотранспортчыларга аеруча игътибарлы булырга, тизлек режимын төгәл сакларга кирәк.
  • 15 июль 2019 - 08:15
    Зәйдә “Без тормышны сайлыйбыз” дигән акция үтте
    13 июльдә Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркында “Без тормышны сайлыйбыз” дип аталган наркотикларга каршы акция узды. Әлеге акциянең максаты - наркотикларга тискәре караш тәрбияләү һәм аларның законсыз әйләнешен кисәтү.
Реклама
Реклама