Сакланганны Аллаһ Тәгалә дә саклар диләр. Саклану беренче чиратта кеше сәламәтлегенә кагыла. Медицина учреждениеләрендә тикшеренеп тору күп авыруларны иртә срокларда ачыклап, дәвалану мөмкинлеге бирә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртып, менә берничә ел рәттән диспансерлаштыру программасын гамәлгә ашыра. Бу эш республикада 2013 елда башланып китте.