Яңа елга 11 көн вакыт калып бара. Аны һәркем, аеруча балалар түземсезлек белән көтә. Шулай булмый мөмкин түгел. Ул бит могҗизалар, кызыклы, мавыктыргыч, тәмле, иң мөһиме - көтелгән бүләкләр бәйрәме. Ә сез балалар белән Кыш бабайга хатлар язасызмы? Балаларыгыз Кыш бабайдан нинди бүләкләр көтә? Әлеге сораулар белән без газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек.