Зәй офыклары

14 гыйнвар 2020 яңалыклары

  • 14 гыйнвар 2020 - 17:29
    Поповкалылар Халык җыеннарын көтеп ала
    Бүген халык җыеннарының чираттагысы Поповка җирлегендә үтте. Җыен узасы клуб биләмәсе бәйрәмне хәтерләтте: бирегә килүчеләрне коймак пешереп самавырлар кайнатып каршы алдылар.
    202
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2020 - 16:42
    Социаль хезмәт алучылар өчен тарихи сәгать уздырылды
    14 гыйнварда Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгына багышлап «Бу – безнең туган илебез» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр.
    157
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2020 - 16:30
    Бушлай белдерү биреп, акчасыннан колак каккан
    13 гыйнварда Зәй эчке эшләр бүлегенә бер хатын-кыз банк картасыннан акчасын урлаулары турында хәбәр итә.
    108
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2020 - 15:57
    Зәй районы Югары Мәлем авылы халкы ничек яши?
    Халык җыенының чираттагысы мәлемлеләр катнашында уза.
    152
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2020 - 15:30
    Зәй кешесе тапкан банк картасы белән кибеттән әйберләр сатып алган
    3 гыйнварда район эчке эшләр бүлегенә 37 яшьлек Зәй кешесеннән банк картасыннан 6917 сум акчасын урлаулары турында хәбәр керә.
    183
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2020 - 15:25
    Балалар уңай энергия туплады
    “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ел дәвамында төрле категория кешеләр, шул исәптән балалар өчен төрле чаралар уздырылып торыла. Бүген биредә социаль хәле буенча игътибар үзәгендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм оештырылды. Төрле яшьтәге балалар бәйрәмгә әти-әниләре белән килде (барлыгы 20ләп бала чакырылган иде).
    144
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2020 - 14:30
    Гыйнварның беренче ике атнасында 10 исерек машина йөртүче тоткарланган
    1-12 гыйнварда шәһәр-районда оператив хәл тотрыклы булды, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге.
    127
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2020 - 13:16
    Әйләнә-тирә мохитне саклауга инвестицияләр кертү буенча Татарстан - лидер
    Бүген бу хакта ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, 2019 ел нәтиҗәләренә багышланган ведомство коллегия утырышында шулай белдерде, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.
    129
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2020 - 13:02
    Терлекләрне кышлату ничек бара?
    Терлекләрне кышлату дәвам итә. Бу эш барышы, тулеам алганда, малларны исән-имин кышлату һәм салкын чорда алардан югары күләмдә продукция алу район җитәкчелеге игътибарында. Район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрофирмалар һәм район ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә, бу уңайдан атна саен диярлек авыл хуҗалыгы оешмаларында була.
    159
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2020 - 09:52
    Шәһәр-бистә, авыл парк-урамнарында яңа ел бизәкләре алына
    Зәйлеләр Яңа ел, Раштуа һәм Искечә Яңа ел алды көннәре, кыскасы, бер айдан артык бәйрәм кәефе белән яшәде. Бәйрәм бизәкләре олысы-кечесенә бәйрәм рухы өстәп торды. Яңа ел бәйрәмен ачык һавада каршы алу гадәткә кереп бара: моңа Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы, андагы бәйрәм мәйданчыгы һәм чыршы дәлил. Аннан парк-урамнардагы бәйрәм чыршылары янында, мәйданчыкларда төрле мавыктыргыч чаралар узды. Халык иң күп булган урыннар булып, парклар, бистә һәм авыллардагы чыршы мәйданчыклары тора.
    141
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2020 - 09:09
    Беренче җыен Яңа шәһәр бистәсендә үтте
    2019 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган халык җыеннарының беренчесе Зәйнең 6нчы мәктәбендә узды. Бирегә Яңа шәһәр бистәсендә яшәүчеләр җыелган иде.
    164
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2020 - 08:34
    Җәмил - Азнакай көрәш турнирында җиңүче
    11 гыйнварда Азнакайда яшүсмерләр арасында күренекле көрәшче һәм хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә lll республикакүләм турнир узды.
    180
    0
    0
Реклама