Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Һәр кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши. Зәй төбәгеннән чыгып, бүгенге көндә читтә яшәүче якташларыбызны барларга булдык. Алар кайларда яши, туган якларга еш кайтамы? Зәй белән элемтәне ничек тота? Зәй яңалыкларыннан хәбәрдарлармы? Шушы сораулар белән бүгенге көндә төрле шәһәрләрдә, районнарда яшәүче зәйлеләргә мөрәҗәгать иттек.