Людмила Барсукова Кадер авылы китапханәсе тарафыннан үткәрелгән шигырь, әдәби – музыкаль кичәләрдә актив катнашып, үз иҗатын авылдашларына җиткереп тора. Авылдашлары да үз чиратында аның шигырьләрен җылы кабул итәләр. Людмила Барсукова республика, районара бәйгеләрендә актив катнашып призлы урыннар яулый.