Зәй офыклары

2014 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

13 гыйнвар - Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер, сәдака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла. 30 апрель - мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб...

13 гыйнвар - Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер, сәдака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла.

30 апрель - мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнең, Гайсә пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына.

2 май - Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич - Рә-гаиб кичәсе дип атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе дә.

21 май - Идел Болгарстанында ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн (310нчы һиҗри, 922нче милади ел).

26 май - Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә - Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына кылган могҗизалы сәяхәте. Мигъраҗ уразасы 100 төн ураза тотуга тиңләнә.

13 июнь - Бәраәт кичәсе, ягъни "ләйләтул-Бәраәт". Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә.

28 июнь - чират изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн. Рамазан аенда иң кадерле кичә - Кадер кичәсе. (23 июль).

28 июль - Гайдел-фитыр. Ураза бәйрәме.

3 октябрь - Гарәфә көне. Хаҗ кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне.

4 октябрь - Гайдел-Әдъхә, Корбан бәйрәме. Иң зур мөселман бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстан Җөмһүриятендәге барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән.

5, 6, 7 октябрь - Тәшрикъ көннәре. Бу көннәрдә мөселманнар фарыз намазларын укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләне мактап махсус сүзләр әйтәләр.

25 октябрь - 1436 ел, яңа мөселман елы һәм Мөхәррәм ае башланган көн. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.

3 ноябрь - Гашура бәйрәме. Сөнниләр Аллаһы Тәгаләнең ун пәйгамбәренә күндерелгән изгелекләре хөрмәтенә, ә шигыйлар Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы Хөсәенне (626-680) җәзалап үтерү көнен мөбарәк, изге вә хөрмәтле санап, ураза тота.

19 декабрь - Сәфәр ае башланган көн.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: