Зәй офыклары

Авыз ачтыру бик тә саваплы

Рамазан аенда ураза тоту өчен мөселманча суелган ит кирәк, диләр. Шәһәрдә мөселманча суелган ит таба алмаганда, базар ите ашап ураза тотсак, тоткан уразабыз кабул булыр микән? Авыз ачтырырга да үзең суйган ит кирәк, диләр. Мөселманча суелган ит ала алмасаң, нәрсә белән авыз ачтырырга? Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үә сәлләм үзе яшәгән...

Рамазан аенда ураза тоту өчен мөселманча суелган ит кирәк, диләр. Шәһәрдә мөселманча суелган ит таба алмаганда, базар ите ашап ураза тотсак, тоткан уразабыз кабул булыр микән? Авыз ачтырырга да үзең суйган ит кирәк, диләр. Мөселманча суелган ит ала алмасаң, нәрсә белән авыз ачтырырга?

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үә сәлләм үзе яшәгән заманда сәхәбәләргә рамазан аенда ураза тотучы кешеләрне мәҗлескә җыеп авыз ачтырырга куша. «Авыз ачтырган кеше, - ди ул, - муенын җәһәннәм газабыннан коткарыр. Аллаһы Тәгалә аның белеп һәм белми кылган гөнаһларын ярлыкар. Ураза тоткан кешегә авыз ачарга бер җәннәт җимеше яисә баллы су биргән, аны ризыкландырган кешегә Аллаһы Тәгалә ураза тоту савапларын бирер, сусаганга эчерүчене гарасат мәйданына чакырмас», - дигән. Аны тыңлап торган сәхәбәләр: «Авыз ачтырырга хәлебездән килми бит», - диләр. Пәйгамбәребез аларга сөт ризыклары белән авыз ачтырырга мөмкин икәнлеген әйтә.

Сез яшәгән шәһәрдә мөселманча суелган итләр сатылмый икән, борчылмагыз. Ит кенә түгел, сөт ризыклары белән туклану да хәләл бит. Сөтле аш, базардан ничек итеп суелганын да белми торып сатып алынган иттән пешерелгән ашка караганда, хәерлерәк санала.

("Юлдаш" газетасыннан).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: