Зәй офыклары

Бер табынга җыйды

Бу көннәрдә авылларда ак сакаллы бабайларыбыз, ак яулыклы әни-әбиләребез корбан ашларына йөрделәр. Хәзер аерым кешеләр өйләрдә туган-тумачалары, дус-ишләре белән генә бәйрәм итеп калмыйлар, мәчетләрдәге махсус аш бүлмәләрендә, шулай ук мәдәният йортларында бөтен авылны берләштергән корбан ашлары уздыралар. Авылдашларны бер табын артына җыйган дини мәҗлес Куш-Елга авылында да үткәрелде. Мәчет әһелләре...

Бу көннәрдә авылларда ак сакаллы бабайларыбыз, ак яулыклы әни-әбиләребез корбан ашларына йөрделәр. Хәзер аерым кешеләр өйләрдә туган-тумачалары, дус-ишләре белән генә бәйрәм итеп калмыйлар, мәчетләрдәге махсус аш бүлмәләрендә, шулай ук мәдәният йортларында бөтен авылны берләштергән корбан ашлары уздыралар. Авылдашларны бер табын артына җыйган дини мәҗлес Куш-Елга авылында да үткәрелде. Мәчет әһелләре авылдашларына атап корбан чалдырган. Корбан ашының мәдәният йортында үтүе очраклы түгел. Өлкәннәр әйтүенчә, мәдәният йорты Таҗетдин ишан нигезенә салынган. Кайчандыр ишан хәзрәтләре ашытлыларны аң-белемгә өндәгән, укырга һәм язарга өйрәткән.

Куш-Елга - әллә ни зур булмаса да, районда төзек һәм күркәм авылларның берсе. Берничә ел элек авыл халкы тырышлыгы белән мәчет төзелде. Мәчетле булу авыл тормышына яңа сулыш өрде, рухын җанландырып җибәрде. Авыл мулласы Мулланур абзый башта Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең бәйрәм котлавын җиткерде, вәгазь сөйләде, Корбан бәйрәменең мәгънәсен аңлатты. "Бүгенге көндә авылыбыз зиратында нәселләре өзелгән әрвахлар да бардыр, алар бездән хәер-дога көтә. Корбанның мәчет исеменнән чалынуы күбрәк шуның белән аңлатыла", - диде ул. Имам-хатыйб ярдәмчесе мәэзин Кәшбел Шәрәфетдинов Коръәннән аятьләр укыды.

Ашытлыларны бәйрәм белән Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов, район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Фәрит Мусин котлады. "Балаларыбызны Коръән сүзе белән тәрбияләргә тырышыйк. Бүгенге көндә Ислам дине битлеге киеп, төрле әшәкелекләр эшләүчеләр күбәйде. Алардан сак булырга кирәк", - диде Фәрит Харисович. "Зәй офыклары" газетасының баш редакторы Николай Шамионов Корбан бәйрәме белән тәбрикләп, мәҗлес халкына бүләк итеп район газетасын таратты һәм газетага язылырга чакырды.

Корбан ашына җыелган өлкәннәр, алга таба да шушылай бергә җыелырга насыйп итсен дип, авылдашлары исеменнән мәҗлесне оештыручыларга рәхмәт әйттеләр. Мәҗлесне оештыруда мәдәният йорты җитәкчесе Ралия Әхмәдуллина зур тырышлык күрсәткән. Корбан ашына тәкәне авылның аксакалы Кирам ага Имаметдинов чалган. Роза Әхмәтҗанова, Вәсилә Гыйльфанова, Нәкыя Йосыпова телләрне йотарлык итеп аш әзерләгән. Соңыннан ашка бергәләп дога кылдылар.

Әлбәттә, бүгенге көндә ярты гасырдан артык мәчетсез яшәгән авылда янә дини чаралар уза башлавы, халыкның тырыш, булдыклы, эшчән булуы өстенә, акрынлап дингә игътибарлырак була баруы сөендерә.

Корбан бәйрәме кушелгалыларның исендә калырлык, бик күркәм һәм җылы узды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: