Зәй офыклары

Беренче мөселман яшьләре форумында Зәй егетләре дә катнашты

20 - 26 июльдә Изге Болгар җирендә беренче тапкыр Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы үтте. Анда Татарстаннан, шулай ук Россиянең, нигездә, Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәм Кырым Республикасыннан 18-30 яшьтәге 80 нән артык егет һәм кыз катнашты. Әлеге яшьләр арасында Зәй мөхтәсибәтеннән Фатыйх хәзрәт шәкертләре Радик Имамиев белән Илдар Маркелов...

20 - 26 июльдә Изге Болгар җирендә беренче тапкыр Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы үтте. Анда Татарстаннан, шулай ук Россиянең, нигездә, Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәм Кырым Республикасыннан 18-30 яшьтәге 80 нән артык егет һәм кыз катнашты. Әлеге яшьләр арасында Зәй мөхтәсибәтеннән Фатыйх хәзрәт шәкертләре Радик Имамиев белән Илдар Маркелов та бар иде. Мөселман яшьләре атна дәвамында Болгардагы махсус палаткаларда яшәделәр. Җыен кысаларында алар өчен кызыклы очрашулар, конкурслар, экскурсияләр оештырылды. Аеруча форумда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның, Россия мөселманнары үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти, шәйхел-ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның, Мароккодан килгән ислам фәннәре белгече шәех Габдрәхим Лакримның, төрек консулының катнашуы яшьләр күңелендә тирән эз калдырган.Бу хактагы фикерләре белән Радик һәм Илдар безнең редакциягә килеп уртаклаштылар:

- Иң беренче чиратта шушы форумны оештырган Камил хәзрәт Сәмигуллинга, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга, Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләүче белгечләре Айгөл Биктимеровага, Булат Чемеровка, Тимур Горыновка, Спас районы җитәкчелегенә, мөхтәсибәтенә, зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Биредә без төрле төбәкләрдә яшәүче фикердәшләребезне таптык. Дини лекцияләр тыңладык, спорт ярышларында, төрле бәйгеләрдә көч сынаштык, тарихыбыз турында, ата-бабаларыбыз хакында тагын да күбрәк мәгълүматлы булдык. Аеруча безгә Мөхәммәт пәйгамбәребез нәселе дәвамчысы булган Мароккодан килгән шәех Габдрәхим Лакримның чыгышлары, лекцияләре ошады. Ул безне Мароккада белем алырга да чакырды. Мөселман яшьләрен берләштерүче, олы мәгънәле форумның озын гомерле булуын, алга таба да күп яшьләрне җыюын телибез, - диде алар.

Җыенда катнашучылар дин әһелләре белән якыннан аралашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алганнар, хәтта бергәләп футбол да уйнаганнар. Яшьләр әйтүенчә, алар үзара танышырга, берләшергә, фикер алышырга өлгергәннәр. Кырымнан килгән яшьләр милли көйләрен башкарса, кызлар Болгар җирендә туган шигырьләрен укыганнар.

Хәзрәтләр яшьләргә үгет-нәсыйхәт биреп, гыйлемнәре белән уртаклашканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: