Зәй офыклары

Бүген – “Казанская” бәйрәме

Бүген православие динен тотучылар олы бәйрәм - Казан Алла анасы иконасы көнен билгеләп үтә. Ул - халыкның зур эшкә тотынганчы, ягъни урып-җыю эшләре башланганчы ял итеп алу бәйрәме: халыкның кичке уенга төшүе, ял итү киче. "Казанская" - элек-электән районыбызның Якты Күл авылында пристольный бәйрәм булып саналган һәм тора бара ул...

Бүген православие динен тотучылар олы бәйрәм - Казан Алла анасы иконасы көнен билгеләп үтә. Ул - халыкның зур эшкә тотынганчы, ягъни урып-җыю эшләре башланганчы ял итеп алу бәйрәме: халыкның кичке уенга төшүе, ял итү киче. "Казанская" - элек-электән районыбызның Якты Күл авылында пристольный бәйрәм булып саналган һәм тора бара ул дини кысалардан чыгып, халык, яшьләр бәйрәменә әверелгән. Хәзер ул авылда яңа төсмерләр алып үткәрелә башлады.

Казан Алла анасы иконасы - рус православие чиркәве тарафыннан аерып хөрмәтләнә торган могҗизалы иконаларның берсе. Ул стрелецлар йөзлеге башлыгы Онучинның янган йорты биләмәсендә табыла. Аңа кадәр Онучинның кызы Матронага билге була (Мәрьям Ана кызга өч тапкыр күренә). 1591 елда икона могҗизалы дип таныла, аның табылган урынында Казан Богородица хатын-кызлар монастырена нигез салына (аның беренче монахинясы Марфа исеме белән монахлык кабул иткән Матрона була). 1611 елда К.Минин һәм Д.Пожарскийның халык гаскәрендәге Казан отряды поляк интервентларына каршы сугышка киткәндә үзе белән иконаның күчермәсен ала; иконаның могҗизалы көче Мәскәүне азат итәргә ярдәм иткән, дип санала. Мәскәүгә алып кителгән икона - төп нөсхә, ә күчермәсе Казанда калган дигән фараз яши.
1904 елда Казандагы икона Казан Богородица монастыреннан урлана (юкка чыгарылуы ихтимал), әмма бу монастырьга гыйбадәт кылырга килүчеләрне туктата алмый. 1910-13 елларда монастырь соборының җир асты куышында, нәкъ икона табылган урында, җир асты чиркәве төзелә. Иконаның күчермәләре рус православие чиркәүләренең барлык биналарында, дин тотучыларның йортларында бар. Мәскәү күчермәсе 1934 елда Казан соборы җимертелгәч юкка чыга. Һәр елны 8(21) июльдә (1579 елда икона табылган көн) бәйрәм ителә, 22 октябрь (4 ноябрь) - Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итү көне билгеләп үтелә (1612 елда кабул ителә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: