Зәй офыклары

Чаллыда дини китап күргәзмәсе оештырыла

27-29 ноябрьдә Чаллыда "Хәләл-Үзәк"тә ислам китаплары күргәзмәсе үтәчәк. Мондый чара шәһәрдә беренче мәртәбә оештырыла. Аның барышында Россиядә һәм Татарстанда дини юнәлештә эшләүче нәшриятлар эшчәнлеге, алар чыгарган продукция белән якыннан танышырга мөмкин булачак. Күргәзмәдә яңа чыккан дини әдәбият, уку әсбаплары күрсәтеләчәк һәм аларны очсыз бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге тудырылачак. Шулай ук...

27-29 ноябрьдә Чаллыда "Хәләл-Үзәк"тә ислам китаплары күргәзмәсе үтәчәк. Мондый чара шәһәрдә беренче мәртәбә оештырыла. Аның барышында Россиядә һәм Татарстанда дини юнәлештә эшләүче нәшриятлар эшчәнлеге, алар чыгарган продукция белән якыннан танышырга мөмкин булачак. Күргәзмәдә яңа чыккан дини әдәбият, уку әсбаплары күрсәтеләчәк һәм аларны очсыз бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге тудырылачак. Шулай ук укучылар китап авторлары белән очраша һәм аларга үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Күргәзмә барышында мастер-класслар үткәрү, бүләкләр бирү дә каралган. дип яза татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: