Зәй офыклары

Чиркәү каршында – җәйге лагерь

Кара-Елга авылы чиркәвендә икенче ел инде православие динендәге малай-кызлар өчен "Атакайда - кунакта" дип исемләнгән җәйге лагерь оештырыла. Изге йортта балалар ял итә, Ходай законнарын, кагыйдәләрен өйрәнә, дин сабаклары ала, рухи яктан чистарына. Быел оештырылган лагерьда Зәй, Әлмәт, Чаллыдан 7-14 яшьлек 18 бала ял итә. Лагерьның төп кыйбласы - яшь...

Кара-Елга авылы чиркәвендә икенче ел инде православие динендәге малай-кызлар өчен "Атакайда - кунакта" дип исемләнгән җәйге лагерь оештырыла. Изге йортта балалар ял итә, Ходай законнарын, кагыйдәләрен өйрәнә, дин сабаклары ала, рухи яктан чистарына. Быел оештырылган лагерьда Зәй, Әлмәт, Чаллыдан 7-14 яшьлек 18 бала ял итә. Лагерьның төп кыйбласы - яшь буынны православие нигезләре буенча тәрбияләү. Биредә хезмәт тәрбиясенә дә урын бирелә. Чиркәү биләмәсендә лагерь өчен бөтен шартлар бар. Балалар бинаның икенче катында яшиләр, ашханә беренче катта урнашкан. Туклану көненә биш мәртәбә оештырылган. Беренче һәм икенче ашлардан соң, яшелчә, җиләк-җимеш бирелә. Дәресләрдән соң малай-кызлар викторина, уен-бәйгеләр, спорт ярышларында катнаша. Биләмәгә бассейн урнаштырылган, телисең икән - коенып ал. Ял итүчеләр авылга, урман-кырларга экскурсиягә дә чыга.

- Биредә безгә бик ошый, күңелләр, рухыбыз чистара, өйрәнгәннәрне әти-әниләребезгә дә җиткерәчәкбез, - ди Анастасия Кожевникова.

Гомумән, биредә ял итүчеләрнең канәгать булуы күзләреннән күренә. Чиркәүгә Бөгелмә һәм Әлмәт епискобы Мефодий килеп китте. Аның гыйбадәтханәдә беренче мәртәбә булуы. Ул чиркәү, лагерь эшчәнлеге белән танышты, балалар белән аралашты, гыйбадәт кылуда катнашты. Дин әһеле чиркәү, лагерь эшеннән канәгать калды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: