Зәй офыклары

Гошер сәдакасы

Галәмнәрне юктан бар итеп тәрбияләүче һәм ризыкландыручы булган Аллаһ Тәгаләгә һәр төрле мактау, сәнә һәм дан булсын. Менә көз айларына да кердек. Районыбызда яшәүче күп мөселман кар- дәшләребезнең йорт янындагы биләмәләре, үз бакчалары бар. Шул бакчадагы үсеп чыккан иген-уңышларны җыю вакыты да тәмамланып килә. Билгеле, бу эштә Аллаһы Тәгаләнең киң...

Галәмнәрне юктан бар итеп тәрбияләүче һәм ризыкландыручы булган Аллаһ Тәгаләгә һәр төрле мактау, сәнә һәм дан булсын.

Менә көз айларына да кердек. Районыбызда яшәүче күп мөселман кар- дәшләребезнең йорт янындагы биләмәләре, үз бакчалары бар. Шул бакчадагы үсеп чыккан иген-уңышларны җыю вакыты да тәмамланып килә. Билгеле, бу эштә Аллаһы Тәгаләнең киң рәхмәте вә рөхсәте булмаса, адәм баласы бер бөртек ярмадан да иген үстерә алмас дәрәҗәдә бит.

Шул максаттан чыгып Аллаһ Раббыбыз без мөселманнарга иксез-чиксез нигъмәтләрен биргәнгә күрә, дәвамлы шөкерана кылуыбыз кирәктер. Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән шушы җыйган уңышларыбыздан без фәкыйрь-мескеннәргә һәм мохтаҗларга өлеш чыгарып гошер сәдакасы бирсәк иде. Аллаһ Тәгалә әйтә: "Ий иман китереп инанучылар! Казанып тапканнарыгыздан иң шәп- ләрен һәм ризык буларак җир эченнән үзләрегезгә Без чыгарып биргәннән тотыгызчы..." (Коръән, 2:267).

Икенче бер аяти-кәримәдә дә Аллаһ Раббыбыз боера: "Хакыйкатьтә, Раббым үз колларыннан теләгәненә ризыкны киң кыла һәм аңа аны үлчәп тә бирә", - дип әйт. Әгәр сез нәрсә булса да (Аллаһ ризалыгы өчен) сарыф итсәгез, ул аларның урынына икенчене бирер. Һәм ул ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе" (Коръән, "Сәбә" с., 39 а.).

Күрәбез ки, Аллаһ Тәгалә ризалыгын алу нияте белән тир түгеп үз көчебез белән "үстереп" җыеп алган игендә дә фәкыйрь-мохтаҗның өлеше бар икән бит. Аны бит мин үзем үстердем, үз акчам белән алдым, диярсез. Хакыйкатьтә җирдәге игеннәрне үстерүче без түгел, ә Аллаһы Тәгалә. Без сәбәпче генә.

Зәкәт бирү ислам динебезнең биш баганадан өченче терәге булып саналганын без Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): "Ислам - биш нигезгә корылган..." - дигән хәдисеннән беләбез.

Һәр нәрсәнең зәкәте - рузадыр, намазның зәкәте - тәһарәт. Гәрәп теленнән алынган "зәкәт" сүзе - "арыну, чистарыну, пакьлау" һәм "арттыру" мәгънәсенә ия булып, шәригатьтә икесе дә бер мәгънәдә кулланыла. Зәкәтен биреп, кеше үз малын кердән, пычраклыктан саклый, фәкыйрьләрнең өлешенә керми. Бу өлеш мохтаҗларның кулларына кереп, зәкәт түләүчегә бай булырга сәбәп була. Бер хәдисендә Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.): "Зәкәт сәдакасын түләгәннең байлыгы беркайчан да кимеми", - диде.

Шулай ук җирдән үсеп чыккан игеннәрдән һәм агачтагы җимешләрдән шәригатебез гошер сәдакасын бүлеп чыгарырга боера. Югарыда дәлиле Коръәннән аять китерелә. Ибн Гомәр- дән риваять ителә (Аллаһ аннан разый булсын) Пәй- гамбәребез әйткән: "Яңгыр яки елга сулары (һ.б.) белән суланган җирдәге уңышлардан уннан бер өлеш, ә чиләк белән (беләк көче белән һ.б.) суланган уңышлардан егермедән бер өлеш гошер сәдакасы бар" (Бухари, "Зәкәт", 55). Хәнәфи мәзһәбенә күрә бу микъдар-үлчәм, нинди генә зур кырлардан яки дә өй артында бакчаңдагы кечкенә генә кыяр түтәленнән булса да уңыш тупланса, шуннан мохтаҗларның өлешен чыгарып бирелергә тиеш.

Инде нәтиҗә ясыйк. Тир түгеп үз көчебез белән игеннәр чәчтек, яшелчәләр һәм җимешләр утырттык, Аллаһ Тәгалә аларны безгә насыйбы кадәр үстерде. Аллаһ Тәгалә каршында, ирешкән малыбыз хәләл булсын дисәк, аның кушканнарын үтәргә тырышыйк, мохтаҗларга ярдәм итик, аларга да бәйрәм ясыйк.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Кыямәт көнендә юмарт кеше белән ут (ялкын) бер-берсеннән ерак булырлар", - диде.

Сәгыйть хәзрәт Камалов,

имам-мөхтәсиб.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: