Зәй офыклары

“Иман” лагере эшли

Зәй үзәк мәчетендә бу көннәрдә "Иман" дип аталган кыз балалар ял лагере эшли. 27 июльдән 8 августка кадәр оештырылучы лагерьда 7-13 яшьлек 20 кыз ял итә. Алар дин гыйлеме буенча дәресләр ала, кул эшләре серләренә өйрәнә, тозлы камырдан сувенирлар ясау белән мавыга, төрле кызыклы милли уеннар белән күңел ача. Лагерьда...

Зәй үзәк мәчетендә бу көннәрдә "Иман" дип аталган кыз балалар ял лагере эшли. 27 июльдән 8 августка кадәр оештырылучы лагерьда 7-13 яшьлек 20 кыз ял итә. Алар дин гыйлеме буенча дәресләр ала, кул эшләре серләренә өйрәнә, тозлы камырдан сувенирлар ясау белән мавыга, төрле кызыклы милли уеннар белән күңел ача. Лагерьда 4 яшь тәрбияче эшли. Алар - Зәйдән Лилия Иванова, Диләрә Әгълиуллина, Түбән Камадан Айсылу Сафина һәм Айсылу Хәйруллина. Әлеге яшь тәрбиячеләр үзләре дә мөселман лагерьларында тәрбияләгән, хәзер өйрәнгәннәрен үзләреннән соңгы буынга җиткерергә тели алар. Көндезге мөселман лагере иртәнге 7дән кичке 3кә кадәр дәвам итә, балаларны хәләл ризыклар белән "Сирин" кафесында тукландыру каралган. Ә ял лагереның соңгы көнен балаларны Болгарга экскурсиягә алып барып төгәлләү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: