Зәй офыклары

Иманыбыз ныгысын

Мөселман дөньясында Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне Мәүлид кичәсе итеп билгеләп үтелә. Ул бер көн генә бармый, ә ай буе дәвам итә. Бу айда мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешә, Мәүлид укый, җомга көннәрдә Мөхәммәт пәйгамбәр турында вәгазьләр сөйләнә, мәчетләрдә Пәйгамбәребезгә багышлап Коръән сүрәләре укыла. Иске Зәй мәхәлләсе дүрт ел рәттән шулай зурлап...

Мөселман дөньясында Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне Мәүлид кичәсе итеп билгеләп үтелә. Ул бер көн генә бармый, ә ай буе дәвам итә. Бу айда мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешә, Мәүлид укый, җомга көннәрдә Мөхәммәт пәйгамбәр турында вәгазьләр сөйләнә, мәчетләрдә Пәйгамбәребезгә багышлап Коръән сүрәләре укыла.

Иске Зәй мәхәлләсе дүрт ел рәттән шулай зурлап Мәүлид кичәсе үткәрә. Быел да аңа шактый мөселман җыелды: җылы, якты мәчеттә Мөхәммәт пәйгамбәр туган көн хөрмәт белән искә алынды. Шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин мөселман өммәтендәгеләрне район башлыгы Татьяна Воропаева исеменнән Мәүлид бәйрәме белән котлады. Район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Фәрит Мусин традицион диннән тайпылмыйча, яшьләрне дә хак дингә тартып, рухи кыйммәтләргә ихтирам тәрбияләргә чакырды. Имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов һәм Иске Зәй имамы Габделхәй Борһанов пәйгамбәрнең тормыш юлы турында сөйләделәр. Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы - безгә үрнәк. Бу кичәдә әлеге хәерле эшне дәвам итеп, шәһәр һәм авыл мәхәлләләрендә шулай һәрдаим Мәүлид бәйрәмен зурлап билгеләп үтү кирәклеге ассызыкланды. Илсур хәзрәт Әюповның мәкамле тавыш белән укыган Коръән сүрәләре, аятьләре күңелне нечкәртерлек булды.

Иске Зәй мәчете елдан-ел төзекләнә, узган ел да биредә шактый эш башкарылды. Мәхәллә имамы һәр эшне үзе башлап йөри, аңа һәр эшендә Ризиф ага Хәсәнов булышлык итә. Габделхәй хәзрәт бик тырыш, бик тәкъва, башка имамнар да шулай булсын иде, ди Сәгыйть хәзрәт. Быел мәчеткә манара кую нияте белән яна имам. Бу изге эшендә Аллаһ ярдәмче булсын.

Биредә Мәүлид бәйрәме гадәттәгечә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым аш-су өстәлләрендә дәвам итте. Аш-суны Венера Галимҗанова, Венера Хафизова, Рәисә Абдуллиналар телне йотарлык итеп әзерләде. Табында утыручылар күмәкләшеп "Салават" әйтте, Мөхәммәт пәйгамбәргә атап дога кылынды һәм Коръән аятьләре укылды, мөнәҗәтләр әйтелде. Мәчеткә бәрәкәт иңсен, ниятләгән олы, изге эшләр тормышка ашсын дип теләде бирегә җыелган мөэмин-мөселманнар.

Ил-көннәр тыныч булып, хәерле кышлар, хәерле җәйләр булсын. Бу көнне Иске Зәй бистәсендә Галия белән Дамир Әхмәтсафиннар йортында да Мәүлид кичәсе үтте. Әлеге гаилә дини бәйрәмнәрне кунаклар дәшеп, аш-су белән билгеләп үтә. Башка мәчетләрдә дә Мөхәммәт пәйгамбәр туган көн билгеләп үтеләчәк, мөэмин-мөселманнар үзара ай буе кунакка йөрешәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: