Зәй офыклары

Изге айда – изге гамәл

Ислам дөньясында Мөхәррәм ае бик олы һәм фазыйләтле айлардан санала. Мөхәррәм ае - Аллаһ Тәгалә әйтеп үткән дүрт изге айның берсе, өстәвенә, ул хиҗри календарьны да ачып җибәрә. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә шушы дүрт ай турында безгә хәбәр итә: «Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән...

Ислам дөньясында Мөхәррәм ае бик олы һәм фазыйләтле айлардан санала. Мөхәррәм ае - Аллаһ Тәгалә әйтеп үткән дүрт изге айның берсе, өстәвенә, ул хиҗри календарьны да ачып җибәрә. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә шушы дүрт ай турында безгә хәбәр итә: «Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе - сугыш хәрам булган айлар, ягъни Рәҗәб, Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары. Ошбу хөкемнәр турында: «Ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз вә барчагыз бер булып, мөшрикъләр белән сугышыгыз, бер-берегезгә ярдәмдә булыгыз, ташламагыз!»

Зөлкагъдә аенда Аллаһы Тәгалә Мөхәммәт исемле балага пәйгамбәрлек иңәчәген белдерә һәм аңа ислам кагыйдәләрен җиткерә.

Әхмәт авылында тарихи кыйммәткә ия мәчет бар. Аңа тиздән 300 ел тула. Өч гасыр дәвамында төрле үзгәртеп коруларга дучар булган мәчет бүген дә гыйбадәт урыны булып хезмәт итә. Мәчет белән авылның билгеле аксакалы, мөхтәрәм Хәсән ага Шәймәрданов җитәкчелек итә.

Тарих, Милли мәдәният елы кысаларында мәчеттә үзенчәлекле чара үткәрелде. Бирегә җыелган авыл халкы, укучылар һәм килгән кунакларга тагын бер мәртәбә Әхмәт мәчетенең тарихы искә төшерелде, бәет, мөнәҗәтләр көйләнде. Имам-хатыйп Хәсән ага моңлы итеп азан әйтте. Чарада катнашкан мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина чыгышында Әхмәт авылы халкына тарихи кыйммәткә ия булган мәчетне саклап һәм төзек хәлдә тотулары өчен рәхмәт белдерде.

Мәчеткә бүгенге көндә ремонт кирәк. Хәсән ага Шәймәрданов әлеге изге эшкә химаячеләр эзләү белән мәшгуль. Архитектура үрнәге булган мәчетне ремонтлаучы табылса, нинди изге эш башкарылыр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: