Зәй офыклары

Киңәшле эш таркалмас

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, урыннарга чыгып, яшьләр белән эшләү юлларын эзли, фикерләшә, киңәшләшә. Атна башында имамнар катнашында шундый очрашу "Нур" мәчетендә узды. Мондый очрашуның Зәйдә үтүе очраклы түгел. Соңгы биш елда Зәйдә каникулларда мәктәп яшендәге малай-кызлар өчен "Иман" мөселман лагере оештырыла. "Нур" һәм күп кенә авыл мәчетләрендә яшь буын...

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, урыннарга чыгып, яшьләр белән эшләү юлларын эзли, фикерләшә, киңәшләшә. Атна башында имамнар катнашында шундый очрашу "Нур" мәчетендә узды.

Мондый очрашуның Зәйдә үтүе очраклы түгел. Соңгы биш елда Зәйдә каникулларда мәктәп яшендәге малай-кызлар өчен "Иман" мөселман лагере оештырыла. "Нур" һәм күп кенә авыл мәчетләрендә яшь буын өчен "Якшәмбе" мәктәпләре эшли. Очрашуда уку-укыту эшендә халкыбызның мәшһүр дин әһелләре тарафыннан язылган "Гыйбадәте Исламия", "Тәҗвид фәне"н куллану кирәклеге искәртелде. Проблемалар да юк түгел. Имам-мөхтәсиб Сәгыйть Камалов әйтүенчә, районда яшь дин белгечләренә кытлык бар. Ә бу ихтыяҗ бүгенге вәзгыятьтә чагылыш тапмый калмый. Яшьләр арасында ныклы әйдәп баручы булмау сәбәпле, «бушлыкны» башка дини агымнар, секталар тутыру куркынычы бар һәм бу инде чынбарлык. Яшьләрне традицион дингә ничек тартырга, аларда рухи кыйммәтләргә ничек кызыксыну уятырга? Очрашуда сүз шул хакта барды. Төп алшарт - яшьләр арасында дини лидер булдыру. Әлеге җәһәттән Татарстан мөфтияте канаты астында эшләп килүче "Алтын урта" татар-мөселман яшьләре җәмгыяте район-шәһәр мөхтәсибәтләрендә үз бүлекчәләрен булдыру юнәлешендә зур эшчәнлек алып бара. Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге мөдире Акйолдыз Фәизова очрашуда озак сузмыйча, дини лидер табып, эшне башлау кирәклегенә басым ясады. Ул яшьләрне дингә тарту буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, киңәш-тәкъдимнәрен бирде. Әлеге җәһәттән төрле чаралар, спорт ярышлары үткәрергә була. Бар нәрсә нияттә: мөхтәсибәткә яшьләр белән эшләүне активлаштыру кирәк. Әлеге җәһәттән мөхтәсибәт якташ язучы, дин белгече Таҗетдин Ялчыгол укулары, яшьләр җыены үткәрергә ниятли.

Очрашуда район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Фәрит Мусин катнашты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: