Зәй офыклары

Корбан бәйрәменә әзерлек күңелле мәшәкать

Корбан бәйрәме якынлаша, ул - ислам дөньясында иң олы, күңелләргә иң якын бәйрәмнәрнең берсе. Мөселманнар кайда яшәүләренә карамастан, Корбан бәйрәменә әзерләнә. Бура-Киртә авылы фермасын ремонтлауда эшләүче бер төркем таҗик бу дини бәйрәмне бармакларын санап көтә. Алар биредә яз башыннан килеп урнашып, эшли, шул дәвердә авыл халкы - аларны, таҗиклар исә...

Корбан бәйрәме якынлаша, ул - ислам дөньясында иң олы, күңелләргә иң якын бәйрәмнәрнең берсе.

Мөселманнар кайда яшәүләренә карамастан, Корбан бәйрәменә әзерләнә. Бура-Киртә авылы фермасын ремонтлауда эшләүче бер төркем таҗик бу дини бәйрәмне бармакларын санап көтә. Алар биредә яз башыннан килеп урнашып, эшли, шул дәвердә авыл халкы - аларны, таҗиклар исә буракиртәлеләрне үз иткән, җомга намазларына авыл мәчетенә йөриләр. Күбесе биш вакыт намазын калдырмый, гыйбадәт вакытны алмый, киресенчә, эшкә ярдәм итә, ди алар беравыздан. Алар пылау пешереп, кайбер авыл халкын чын таҗик сыеннан авыз иттергәннәр. Корбан бәйрәмендә дә корбанлык мал - сарыклар чалып, пылау, шурпа пешереп, үзләре дә бәйрәмне билгеләп үтәргә, буракиртәлеләрне корбан ите белән сыйларга исәпләре. Корбанлык мал булдыру хәселен дә күргәннәр инде.

- Бәйрәмдә мохтаҗларга ярдәм итү, кешеләрне шатландыру, хәлләрен белү - иң саваплы гамәлләрдән, Татарстанда, шул исәптән Зәйдә дә, төрле милләт халыклары, төрле дин тотучыларның үзара килешеп, дус-тату яшәвенә сокланабыз, - диләр мөсафирлар.

Алар тумышлары белән Кулляб шәһәреннән. Шәһәр тирәсендә күл булу сәбәпле, аны Кулляб дип атаганнар. Россиядә биш ел шулай килеп-китеп эшлиләр, Татарстанда аеруча яратып хезмәт куялар. Республикабызның алга баруына, биредә бәрәкәтле җирләр булуына сөенә алар.

Сез әлеге рәсемдә таҗиклар төзелеш бригадасы җитәкчесе Корбан Йосыповны, пешекче Ориф Шәрәпов, аның ярдәмчесе Нәүрүз Хәбибулловны күрәсез. Пылау әзерләп, без - журналистларга мастер-класс күрсәтте алар, изге Корбан бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, һәр гаиләгә иминлек, мәхәббәт, мәрхәмәт һәм бәрәкәт китерсен, дигән теләктә калды алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: