Зәй офыклары

Корбан чалу ислам динендә нинди урын тота?

Ул һәркем өчен дә мәҗбүриме? Ничек башкарыла ул? Мөселман кешегә ел саен корбан чалу вәҗибтер. Шулай да хәлләреннән килмәгәннәр өчен мәҗбүри дип саналмый. Төп ихтыяҗларын исәпкә алмаганда (мәсәлән, торак, кием, машина, өй җиһазлары), маллары 87500 сумга җиткән кешеләр бу эшне башкарырга тиеш. Аллаһының илчесе галәйһиссәлам: «Кемнең корбан чалырга мөмкинлеге булып...

Ул һәркем өчен дә мәҗбүриме? Ничек башкарыла ул?

Мөселман кешегә ел саен корбан чалу вәҗибтер. Шулай да хәлләреннән килмәгәннәр өчен мәҗбүри дип саналмый. Төп ихтыяҗларын исәпкә алмаганда (мәсәлән, торак, кием, машина, өй җиһазлары), маллары 87500 сумга җиткән кешеләр бу эшне башкарырга тиеш. Аллаһының илчесе галәйһиссәлам: «Кемнең корбан чалырга мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашмасын», - дип кисәткән. Корбан чалуны исә һәр кеше үзе үтәсә әйбәтрәк. Иң башта терлекне кыйблага каратып яткырырга кирәк. Ул аягында чакта корбан догасы укыла. Аннары «Әй, Раббым! Ошбу хайванны Синең әмерең буенча чаламын. Әй, Раббым! Кабул кыл. Бисмилләһи, Әллаһү әкбәр!» - дип ниятләп, корбанлык бугазы киселә.

Әгәр төрле сәбәпләр аркасында кеше бу эшне үзе башкара алмый икән, башка кешегә тапшырып, карап тора ала. Тик өч шартны үтәргә кирәк. Беренчедән, бу кеше мөселман булырга тиеш. Икенчедән, корбан чалуны үтәүченең «Әй Аллаһ, бу (корбан) Синнән, һәм Сиңа (кайта), фәләннән кабул ит», - дип әйтүе кирәк. Өченчедән, ул кешегә чалына торган корбанның ите белән түләргә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: