Зәй офыклары

Куш-Елгада – Ифтар мәҗлесе

Куш-Елга авылы мәдәният йортында үткәрелгән ифтар мәҗлесенә килүче кунакларны мөдир Ралия Әхмәдуллина каршы алды. Хәерле кич, әссәламәгаләйкүм, мөтәрәм авылдашлар, кайткан затлы кунакларыбыз, диде ул. Ифтар мәҗлесенә бик күп әби-бабайлар, малайлар-кызлар килгән иде. Мәҗлесне авыл мулласы Мулланур хәзрәт ачты. Аның моңлы, аһәңле тавышы белән укыган догалары мәҗлесне тагын да ямьләндереп җибәрде....

Куш-Елга авылы мәдәният йортында үткәрелгән ифтар мәҗлесенә килүче кунакларны мөдир Ралия Әхмәдуллина каршы алды. Хәерле кич, әссәламәгаләйкүм, мөтәрәм авылдашлар, кайткан затлы кунакларыбыз, диде ул. Ифтар мәҗлесенә бик күп әби-бабайлар, малайлар-кызлар килгән иде. Мәҗлесне авыл мулласы Мулланур хәзрәт ачты. Аның моңлы, аһәңле тавышы белән укыган догалары мәҗлесне тагын да ямьләндереп җибәрде. Кичәгә кунак булып килгән Әхмәт авылы имамы Хәсән хәзрәт тә Коръәннән аятьләр укыды. 200 кешегә исәпләнгән авыз ачу мәҗлесендә район Советының бүлек мөдире Фәрит Мусин, Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов, күрше авылы имамы,Чаллы шәһәреннән, Балтыйк буе илләреннән кайткан кунаклар, мәхәллә халкы катнашты. Мулланур хәзрәт үтемле итеп вәгазь сөйләде, аннан мөселманнарның сорауларына җавап бирде. Аның вәгазе Рамазан аеның барлыкка килүенә, бу фарыз гамәлнең фазыйләтләренә багышланды. «Ифтарга ураза тотмаган кешегә дә барырга ярыймы?» - дигән сорауга Мулланур хәзрәт: «Ураза тотмаса да, ул чакырган кешегә, ифтарга хөрмәт йөзеннән авыз ачу мәҗлесенә килергә тиеш. Ул анда Коръән сүзләрен ишетеп, вәгазьләнеп китәр. Бәлки бу кеше ифтарга килеп, оялып, иртәгә ураза тотар башлар», - дип җавап бирде. Мулланур хәзрәт гошер, зәкят, фитыр, фидия сәдакалары турында да аңлатты. Бу сәдакаларны ярлыларга, белем алучы шәкертләргә, кыскасы, мохтаҗларга бирергә кирәк. Гошер уңышның уннан бер өлешен Аллаһының ризалыгы өчен сәдака итеп бирүне аңлата. Ә инде зәкят ничек исәпләнә дигәндә, берәүнең 116 мең сум акчасы булып, ул ел әйләнәсендә бу кешедә сакланса, әлеге инсан бу акчаның 40тан бер өлешен, ягъни 2,5 процентын сәдака итеп бирергә тиеш. Әгәр акчаң 116 меңгә 10 сум гына җитмәсә дә, зәкятне түләмисең. Фитыр сәдакасының иң киме быел да 50 сум дип билгеләнде. Хәллерәк кешеләр аны 100 сум, байлар 300 сум яки аннан да күбрәк күләмдә бирә ала. Ураза тота алмаучы карт-карчык яки хроник авырулы инсан фидия сәдакасы бирә. Быел ул 100 сум күләмендә билгеләнде. Уразаның гает көне дә билгеле. Быел ул 19 августка туры килә. Ифтардан соң, Мулланур һәм Хәсән хәзрәтләр белән ир-атлар мәчеткә килеп дога кылды. Ифтар ашы үткәрүдә матди ярдәмне Флера апа Вәгыйзова, Мисхәт ага Йосыпов гаиләләре, Сөләйман Гарипов, эшмәкәрләр Флүр Ногманов, Рәшит Борһанов, Фәнис Мөхетдиновлар, Чаллыдан Гүзәл ханым, Мөнир Мусин күрсәткән. Гүзәл ханымның кызы Мәликә исә быел Чаллының "Мисс-2012" бәйгесе җиңүчесе булган. Ул матур итеп шигырь сөйли, мөнәҗәт көйли, бәетләр укый. Ифтар ашын телләрне йотарлык итеп Гүзәлия Гәрәева, Гүзәл һәм Вәсилә Гыйльфановалар, Нәкыя Юнысова, Альбина Гарипова Куш-Елганың "Изгеләр чишмәсе"суыннан әзерләгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: