Зәй офыклары

Мәчет каршында лагерь

Имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камал мөселман балалар өчен җәйге лагерьлар оештыруны өстенлекле юнәлеш итә. Бишенче ел инде районда шундый лагерьлар оештырыла. "Нур" мәчете каршында мөселман ир балалар өчен "Иман" җәйге лагере эшли. Биредә төрле яшьтәге 15кә якын ир-бала ял итә, аларның күбесе - "Якшәмбе" мәктәбе укучылары. "Иман" лагереның төп юнәлеше -...

Имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камал мөселман балалар өчен җәйге лагерьлар оештыруны өстенлекле юнәлеш итә. Бишенче ел инде районда шундый лагерьлар оештырыла.

"Нур" мәчете каршында мөселман ир балалар өчен "Иман" җәйге лагере эшли. Биредә төрле яшьтәге 15кә якын ир-бала ял итә, аларның күбесе - "Якшәмбе" мәктәбе укучылары. "Иман" лагереның төп юнәлеше - яшь буынны ислам нигезләре буенча тәрбияләү. Агымдагы елда күбрәк игътибарны дин сабаклары алуга бирәбез, ди Сәгыйть хәзрәт Камал. Укучыларга белемне Фатыйх хәзрәт Нуруллин, Чаллы хәйрия пансионатыннан килгән Мөхәммәтсәет Мөнәвиров бирә. Лагерьда дин нигезләре, Коръән хәрефләре, сүрәләр өйрәтү белән беррәттән, әдәп-әхлак дәресләре дә укытыла. Сәгыйть хәзрәт Камалов балаларга гаилә кыйммәтләре, ата-ана хакы, мөселман кардәшлеге турында вәгазьләр сөйли. Дәресләр рус һәм татар телләрендә алып барыла.

Балалар дәресләрдән соң уен-бәйгеләр, викторина, спорт чараларында катнаша. "Ислам" лагеренда Илшат Курамшин, Марат Кәлимуллин, Тимур Гәрәев берничә ел ял итәләр. Көтеп алып ял итәбез, үзебез өйрәнгәннәрне әти-әниләребезгә җиткерәбез, ди алар. Ә менә Нияз Шакировның биредә беренче мәртәбә ял итүе. Ул инде шактый сүрәләр өйрәнгән. Миңа әбиләрем дога өйрәтәләр өйрәтүен, ә биредә мин гарәп хәрефләрен дә, намаз уку тәртипләрен дә өйрәнәм, ди ул, куанып.

Гомумән, биредә ял итүче балаларның ялдан канәгать булулары күзләреннән күренә. Иман иңгән бала җәмгыятьтә югалып калмый, үз урынын таба, башкаларга ярдәмчел, мәртәбәле була. Биредә ял итүчеләр изге урын - Болгарга да сәяхәт кылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: