Зәй офыклары

Рамазан мәрхәмәтле, игелекле булырга өйрәтә

Якты уйлар, изге гамәлләр ае булган Рамазан ае төгәлләнеп килә. Быелгы ураза көннәре иң озын вакытка, өстәвенә, аның беренче яртысы эссе көннәргә туры килде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, ул ураза тотучыларга мәрхәмәтен салды. Үтә эссе көннәрдән соң һава температурасы төшеп, яңгырлар яуды. Ошбу мөбарәк айда мөэмин-мөселманнар тәүбә кылып, гөнаһлардан арынып,...

Якты уйлар, изге гамәлләр ае булган Рамазан ае төгәлләнеп килә. Быелгы ураза көннәре иң озын вакытка, өстәвенә, аның беренче яртысы эссе көннәргә туры килде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, ул ураза тотучыларга мәрхәмәтен салды. Үтә эссе көннәрдән соң һава температурасы төшеп, яңгырлар яуды. Ошбу мөбарәк айда мөэмин-мөселманнар тәүбә кылып, гөнаһлардан арынып, гамәл-гыйбадәттә булырга омтыла. Тоткан уразалар кабуллардан булсын. Алда - Ураза бәйрәме. Мөбарәк бәйрәм уңаеннан без район-шәһәр мөхтәсибе, «Ялчыгол» мәчете имамы, хаҗи Сәгыйть хәзрәт Камал белән сөйләштек.

Сәгыйть хәзрәт, районда Рамазан ае барышына киңрәк тукталсагыз иде...

-Ураза ае бәйрәм кебек яхшы уза. "Ялчыгол" мәчетендә химаячеләр, мәчет әгъзалары ярдәме белән ай буе ифтарлар оештырыла, район җитәкчелеге исә ит белән булышлык итә. Ифтарның берсен шәхсән үзем оештырдым, аннан Саматовлар гаиләсе, Нигъмәт Мингалимов кушылды. Изге айда зәйлеләрнең матди булышлыгы да зур булды. Коръән-хафиз Сәйфетдин Алтынкайнак кичләрен аятьләр укып, тәравих намазларын башкарды, көндезләрен мәчеттә мөкамәлә булды. Түбән мәхәлләдә исә имам Гамил хәзрәт Сәгыйров тәравихта коръән чыкты, Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә мөкамәлә булды. Күпчелек мәхәлләләрдә тәравих намазлары укыла, ифтарлар оештырыла. Аксарда авыз ачтырулар мәчеттә уза. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде. Рамазан аеның савапларын күрергә язсын.

-Фитра сәдакасы, фидия күләме быел күпме?

-Фитра сәдакасы - 100 сум, аны бирү - һәр мөселманга да вәҗеб гамәл. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Фидия исә бер көнгә 200 сум. Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия - ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака.

-Мәчетләр турында берничә сүз...

-Бу көннәрдә мәчет һәм аның биләмәләрен рәсмиләштерү бара. Бу уңайдан 15ләп мәчеттә эш бара, калган мәчетләрдә әлеге эш башкарылачак. "Ялчыгол" мәчетендә тәрәзәләр алыштырыла башланды, алга таба аның биләмәсенә асфальт түшәү бурычы тора. Моңа спонсорлар ярдәме булса, яхшы булыр иде.

-Мөселман балалар өчен җәйге лагерьлар оештырылачакмы?

-Ураза беткәч, "Ялчыгол" мәчетендә лагерь оештырырга ниятлибез. Бу көннәрдә аны оешыруга әзерлек эше бара. Карман мәхәлләсе исә Рамазан Шәриф аена кадәр мондый лагерьны оештырган иде. -Якташ дин галиме, язучы Таҗетдин Ялчыголга багышланган «Ялчыгол укулары» агымдагы елда оештырылачакмы?

-Һичшиксез. Аны 15 август тирәләрендә уздырырбыз дип ниятлибез. Аңа башка төбәкләрдән дә галимнәр чакырылачак. Чарада башка якташ дин галимнәре турында да сүз булачак. ТР Диния нәзарәтендә агымдагы ел дин галимнәрен барлау елы бит. Кыскасы, быелгы укулар тагын да мавыктыргычрак, файдалырак булыр дип көтелә. Бу уңайдан башка эшләр дә планлаштырыла.

- Сәгыйть хәзрәт, Ураза бәйрәмен үткәрү тәртибе турында аңлатсагыз иде...

-17 июль - Ураза гаете. Гает көнне иртәнге намазга азан иртәнге сәгать 2дә әйтелә. Коръән укулар сәгать 5тә башланып, 6га кадәр дәвам итә. Аннан вәгазьләр, тәбрикләүләр. Гает намазы сәгать 7дә. Дога кылына, быел да, гадәт буенча, коймак белән чәй эчүләр оештырыла. Мөхтәсибәтнең барлык мәхәлләләрендә әлеге тәртип саклана. Бу көнне сәгать 9да балаларны чакырып, аларга бәйрәм һәм бәйге-уеннар оештырылачак. Аларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем! Ихлас күңелдән һәркайсыгызны Ураза гаете белән тәбрик итәм. Барыгызны да мәчетләрдә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: