Зәй офыклары

Район башлыгы православие дин әһелләре белән очрашты

Ноябрь ае ахырында Казанда Татарстан православие дине вәкилләре форумы булачак. Республикада, шул исәптән районнарда, традицион конфессияләргә ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Әлеге җәһәттән Зәй район җитәкчелеге дин әһелләре белән очрашулар уздыра. Аның чираттагысы бүген район башлыгы Разиф Кәримов катнашында узып, районда чиркәүләр торышы, проблемалар турында сөйләшү булды. Очрашуда Свято-Троицк чиркәве...

Ноябрь ае ахырында Казанда Татарстан православие дине вәкилләре форумы булачак. Республикада, шул исәптән районнарда, традицион конфессияләргә ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Әлеге җәһәттән Зәй район җитәкчелеге дин әһелләре белән очрашулар уздыра. Аның чираттагысы бүген район башлыгы Разиф Кәримов катнашында узып, районда чиркәүләр торышы, проблемалар турында сөйләшү булды. Очрашуда Свято-Троицк чиркәве протоиерее Андрей Стребков, Иске Зәй бистәсе Крестовоздвиженск, Федот авылы Казан-Богородицкий чиркәве, Иске Тәкмәк Изге Троица храмы настоятельләре Николай Кондрабаев, Александр Расторгуев, Виктор Крулев катнашты, борчыган проблемалар күтәрелде, киңәш-тәкъдимнәр әйтелде. Зәйдә эшләп торучы 6 чиркәү һәм 7 приход бар. Өч ел елек Кабан-Бастрыкта часовня төзелеп, файдалануга тапшырылды, узган ел исә Бүре-Сарайда часовня сафка басты.

Очрашу-аралашу җылы һәм җанлы узды, һәр сорау, үтенеч-гозер игътибарга алынды. Сез дингә, халыкка хезмәт итәсез, православие, ислам белән беррәттән, рухи мирасыбызның аерылгысыз өлеше, районда конфессияара багланышлар ныгысын, дип белдерде Разиф Кәримов һәм мондый очрашуларны квартал саен уздыру бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: