Зәй офыклары

Рухи бердәмлегебез артсын

Узган якшәмбедә рухи пакьлек, игелек һәм шәфкатьлелек гәүдәләнеше булган изге Рамазан ае тәмамланып, Ураза бәйрәме билгеләп үтелде. Ураза гаете барлык мәхәлләләрдә, Иске Зәй, Икмәк кабул итү бистәләре, түбән мәхәлләдә узды. Иртәнге намазга дәшеп, мәкамле азан яңгырады. Олысы-кечесе "Нур" мәчетенә ашыкты. Тып-тын иртә. Имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камалов иртәнге...

Узган якшәмбедә рухи пакьлек, игелек һәм шәфкатьлелек гәүдәләнеше булган изге Рамазан ае тәмамланып, Ураза бәйрәме билгеләп үтелде. Ураза гаете барлык мәхәлләләрдә, Иске Зәй, Икмәк кабул итү бистәләре, түбән мәхәлләдә узды. Иртәнге намазга дәшеп, мәкамле азан яңгырады. Олысы-кечесе "Нур" мәчетенә ашыкты. Тып-тын иртә. Имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камалов иртәнге намаз башкарды. Фатыйх хәзрәт Нуруллин күңелләрне нечкәртерлек итеп Коръән укыды, вәгазь сөйләде. Вәгазь җәннәт һәм җәһәннәм турында иде. Һәркем бу дөньяда кунак кына, үзеннән соң изге эшләр калдырырга тиеш. Сәгыйть хәзрәт Камалов - ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус Фәиз, шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин район башлыгы Татьяна Воропаеваның бәйрәм котлавын ирештерделәр. Сәгыйть хәзрәт Камалов изге айда мәчеттә ифтар мәҗлесләре оештырылуы, төрек кунагы Коръән-хафиз тарафыннан коръән-хәтем чыгылуы, тәравих намазлары укылуына куанычын белдерде, ифтарга булышучыларга, фитр сәдакасы китерүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Мәчеткә шактый мөселман җыелып, алар рәт-рәт булып басып, иңгә-иң торып ике рәкәгать бәйрәм намазы башкарды. Халидә ханым Морзаханова гаеткә килүчеләрне бәйрәм коймагы һәм чәй белән сыйлады. Мөселманнар гает көннәрне бер-берсен кунак итте, әти-әнисе каберләрен зират кылды, мохтаҗларга хәер-сәдака бирде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: