Зәй офыклары

Саклап каласы иде

Татарстанда дәүләт исәбендә 6 меңнән артык мәдәни мирас объекты исәпләнә. Алар - федераль, региональ, җирле әһәмияткә ия объектлар. Тарихи һәйкәлләр сакланышы һәм файдаланышы аларның кем милке булуына нык бәйле. Татарстанда 94 тарихи һәйкәл дини оешмалар карамагында. Совет чорында шактый күп мәчет, чиркәүләр ташландык хәлгә килде, кадерсезләнде. Ә бит алар -...

Татарстанда дәүләт исәбендә 6 меңнән артык мәдәни мирас объекты исәпләнә. Алар - федераль, региональ, җирле әһәмияткә ия объектлар. Тарихи һәйкәлләр сакланышы һәм файдаланышы аларның кем милке булуына нык бәйле. Татарстанда 94 тарихи һәйкәл дини оешмалар карамагында. Совет чорында шактый күп мәчет, чиркәүләр ташландык хәлгә килде, кадерсезләнде. Ә бит алар - энҗе-мәрҗәннәргә тиң архитектура үрнәкләре, тарихи мирас! Районда Әхмәт, Югары Пәнәче мәчетләре шундыйлардан, аларның тарихы тирәндә. Әлеге гыйбадәтханәләр "Татарстан тарихы һәм мәдәни һәйкәлләре" китабына кертелгән. Тарихи һәйкәлләр бүгенге көндә нинди хәлдә, аларны реставрацияләү сораламы?

Әхмәт белән Югары Пәнәче авыллары зур трасса Зәй - Чаллы юлыннан ерак түгел урнашкан. Әлеге ике авылда да мәчетләрне игелекле эшләр башында торучы эшмәкәр төзетә. Иганәчелек элек-электән булган: үз хисабына мәчет, чиркәү, хастаханә төзеткән сәүдәгәр-меценатлар шактый. Башкалада "Мәрҗәни", "Апанаев" мәчетләре - шундыйлардан. Зәйдә дә була андый меценатлар. Әхмәт авылыннан Мәннән Шәфиев ашлык белән сәүдә итә. Ул Югары Пәнәче һәм Әхмәттә бер-берсенә охшаш таш мәчетләр салдыра. Аерма шунда, Югары Пәнәче мәчетенең манарасы - агачтан, ә Әхмәтнеке махсус фундаментлар белән таштан салына. Соңгысының манарасы 30 метр биеклектә. Мәчет диварларының калынлыгы бер метр, тышкы ягы кирпеч, эче таштан. Аның тәрәзәләре шәрык стилендә эшләнә. Тышкы яктан тәрәзәләргә йөзлекләр ясала. Мәчетнең аскы өлешендә ике мич була. Мәннән Бура-Киртә авылында да агач мәчет төзетә, әмма ул сакланмаган. Шул рәвешле, Мәннән Шәфиев никадәр саваплы гамәл, тарихи ядкарь калдыра. Бүгенге көндә Югары Пәнәче һәм Әхмәт авылларындагы мәчетләр әле дә халыкка хезмәт итә, халык Шәфиевларга бу игелекле гамәлләре өчен хәер-догада тора.

Югары Пәнәчедә гыйбадәтханә 17 ел төзелә. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында биредә Габделкәрим Бикуров имамлык итә. 1937 елда аның манарасы киселеп, бина кулдан-кулга күчеп йөри. 90нчы елларда халыкның дингә карашы үзгәрә. Югары Пәнәче эшмәкәре Фәргать Хәмитов мәчеткә манара һәм ай кую хәселенә керешә. Аңа бу эштә Габделәхәт Вәлиәхмәтов җитәкчелегендә авыл агайлары кушыла. Хәзер мәчет, аның манарасы Зәй - Чаллы юлыннан үтүчеләргә әллә каян күренеп тора.

Мәннән хаҗи Әхмәттә гыйбадәтханәне 1904 елда төзетә башлый. Җыелган иганә акчасына кызыл кирпеч кайтартыла, осталар яллана. Җомга көннәрнең берсендә таш мәчетнең манарасына нигез салына. Төзелеш эше берничә елга сузыла. Чөнки техника заманы түгел. Әхмәттә тугыз катлы йорт биеклегендә таш мәчет калка. XX гасыр башында гади бер авылда шундый катлаулы тарихи архитектура объекты калыксын әле?! Әлеге мәчет бүгенге көнгә рәнҗетелүләр, кадерсезләүләр аша килә. Инкыйлаб, сәяси золым еллары аны да читләп узмый. Манара үзәктән үк фундаментлар белән салынгач, аны җимерә алмыйлар.1965 елга кадәр мәчет мәктәп, балалар бакчасы, клуб булып тора. Бер буын мәчетләрдә уйнап, җырлап үсә. Мәчетнең ае 1965 елда көчле бер җил вакытында сынып төшә. Халык аны күз карасыдай саклый. Мәчет әкренләп бөтенләй хуҗасыз булып, ташландык хәлгә килә.

Үзгәртеп кору еллары... Әхмәт авылы аксакалы Хәсән Шәймәрдановның мәчетнең кадерсезләнүен күреп, йөрәге әрни. Аксакалның җаны түзми: мәчетне торгызу эшенә керешә. Бу игелекле гамәлне кылу өчен аңа берничә мәртәбә Уфага барырга, күп кенә район җитәкчеләре бусагасын таптарга туры килә. Әлеге эшкә ул улларын да тарта. Хәсән абый тынгысызлыгы, үҗәтлеге, элекке район Советы депутаты Мәхтүм Зиннәтуллин һәм химаячеләр ярдәме белән манараның азан әйтү өлеше (элек ул агачтан була) эшләнә, элекке ае төзекләндерелеп кабат куела, мәчетнең эчке һәм аскы өлешләре ремонтлана. Шулай итеп, аңа яңа сулыш өрелә. Югары Пәнәче һәм Әхмәт мәчетләре бүген дин-исламга хезмәт итә. Ләкин алар реставрацияләүгә мохтаҗ: фундаментлар еллар узган саен утыра, тыштан кирпечләр уала бара. Төзекләндерү өчен дәүләт ярдәме кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: