Зәй офыклары

Сармашлылар рухи яңарыш кичерә

Сармашбаш мәчетенә ураза аенда нигез салынган иде, ул Корбан гаетенә әзер дә булды. Районда бик кыска вакыт эчендә салынган гыйбадәтханәләрнең берсе ул. Узган шимбәдә әлеге мәчетне ачу тантанасы булды. Бу сармашбашлыларның күптәнге хыялы иде. Бар эш нияттә. Мәчетле авыл иманлы авыл бит. Өстәвенә, ул авыл уртасында: аңа кайсы тарафтан карасаң...

Сармашбаш мәчетенә ураза аенда нигез салынган иде, ул Корбан гаетенә әзер дә булды. Районда бик кыска вакыт эчендә салынган гыйбадәтханәләрнең берсе ул. Узган шимбәдә әлеге мәчетне ачу тантанасы булды. Бу сармашбашлыларның күптәнге хыялы иде.

Бар эш нияттә. Мәчетле авыл иманлы авыл бит. Өстәвенә, ул авыл уртасында: аңа кайсы тарафтан карасаң да, мәчет үзе, җыйнак кына манарасы, ае иман нуры чәчеп тора. Гыйбадәтханә район башлыгы Татьяна Воропаева инициативасы белән салынды. Җирлек башлыгы Ләйсән Хөснетдинова бу башлангычны күтәреп алып, аны башкарып чыкты. "Восток" агрофирмасының "Сармаш" бүлекчәсе җитәкчесе Азат Хәйруллин изге эштә һәртөрле булышлык итте. Ниятләгән эшкә эшмәкәр Айбулат Таҗиев, "Агрокөч-Төркем" АҖгә караган "Зәй шикәре", "Восток", "Зәй" агрофирмалары кушылды. Айбулат Әкрәмович мәчеткә нигез салуда, канализация һәм су кертүдә булышты. Җирлек башлыгы мәчет төзүдә булышлык иткән Р. В. Мингалин, Л. М. Шаһиев, И. М. Махуров, С. Г. Әхмәтшин, Р. Ә. Дәүләтбаева, М. Ф. Кашапов, Ә. Ә. Миннәхмәтов, С. Б. Камалов, И. Ә. Әмирханов, Ю. И. Мортазин, Р. Н. Хәсәншин, А. Я. Гарипов, Э. Р. Хөснетдинов, Д. Ә. Садыйков һ.б.ларга аерата рәхмәтле. Авыл халкы да аны сафка бастыруда тырышлык куйды. Ил төкерсә, күл була, дип юкка әйтмиләрдер.

Шунысы игътибарга лаек, гыйбадәтханә элекке агач мәчет урынында диярлек калыкты. Элекке мәчет Әхмәтзыя Нуриәхмәтов имамлык иткән чорда төзелгән була. Әхмәтзыя мулла (халык телендә кара мулла) да, мәчет тә сәяси золым елларында зыян күрә. Муллалар, зыялыларны ул елларда бер язмыш - төрмә, себер көткән. Әхмәтзыя Алабуга төрмәсендә утырып кайтса да, имамлык итүен ташламый. Төнлә килеп, аңа балаларына исем куйдыручылар, никах укытучылар була. Корбан чалып, аш үткәрүчеләрне икенче көнне үк авыл Советы эзәрлекләп, үзенә чакырып "пешекли". Шулай да иманы нык булганнар яши бирә авылда: качып-басып намазын укый, ел да корбанын чала. Мәчет язмышы тагын да аянычрак. Аның манарасы киселә, ул мәктәп, китапханә, клуб ителә, тәмам кадерсезләнә.

-Манарасын кисеп төшергән көн әле дә күңелдә шомлы бер көн булып саклана, - ди авыл аксакалы Фәйзелхак ага Салихов.

- Кисеп тә гөрселдәп төшмәгәч, манараны бау белән тартып төшерделәр. Манара, әйтерсең, ыңгыраша-ыңгыраша төште, ул көнне авыл халкы күңеле сыкрады, - дип сүзгә кушылды авыл имамы Равил хәзрәт Арсланов.

Алар әлеге шомлы вакыйга булган чорда үзләре дә бала гына булганнар. Ул мәхшәрне күз яшьләрен сөртеп искә алалар, бу язмыш кабатланмасын иде, дип телиләр.

Сармашлылар рухи яңарыш кичерә. Мәчет - тәрбия урыны, дин-исламның әхлак-тәрбия өлкәсендә роле зур. Моны өлкән генә түгел, урта һәм яшь буын да белә хәзер. Корбан гаетендә мәчеткә җыелган халыкның күп булуы шул турыда сөйли. Аны ачу тантанасына да халык күп җыелды. Якын-тирә, ерак шәһәрләрдән дә якташлар кайткан иде. Халык мәчеткә сыярлык түгел иде. Мәчет эче якты, матур, җылы, уңайлы. Агач исе борыннарга бәреп керә. Тәрәзәләрдән кергән яктылык аны тагын да нурлы итә. Мәчет идәне буйлап келәмнәр җәелгән. Алар сафын район башлыгы бүләк итеп алып килгән келәм тулыландырды. Мәчетне ачуда район башлыгы Татьяна Воропаева, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, "Агрокөч-Төркем" АҖ, "Зәй", "Зәй шикәре", "Восток" агрофирмалары җитәкчеләре, ТР Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Зәй һәм Чаллы имам-мөхтәсибләре Сәгыйть хәзрәт Камалов, Әлфис хәзрәт Гайфуллин катнашты. Чара Коръән сурәләре укудан башланды.

Татьяна Воропаева сармашлыларның эшчән, тырыш халык булуын ассызыклап, иманлы булуларын, дини һәм конфессияара дуслык булуны теләде. Сәгыйть хәзрәт Камалов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Әлфәс хәзрәт Гайфуллин иман йорты ачуның мөһимлеген билгеләп, мәчет төзүдә катнашкан барча кешеләргә рәхмәт сүзләре ирештерде, мәчетнең озак еллар дин-исламга, халыкка хезмәт итүен теләде. Мәчет төзелеше башында торучыларга ТР Диния нәзарәте, район-шәһәр мөхтәсибәте Рәхмәт хатлары тапшырылды, Коръән китаплары бүләк ителде. Мәсләх Кашаповның авылда мәчет ачылу уңаеннан туган шигырь юллары тантанага үзенчәлек, мәгънә өстәде. Бу көнне мәчеткә бүләкләр, хәер-сәдака би-рүчеләр дә күп булды.

Тәкъбир-тәшрикъ әйтелеп, халык мәчет эченә узды, намаз укыды. Иңгә-иң торып намаз укучылар арасында урта, яшь буынның да булуына күңел сөенә. Кече мәктәп яшендәге Габдулла Хәсәншинның авылда мәчет ачылуга сөенече йөзенә чыккан. Хәсәншиннар гаиләсендә өч буын бергә намаз укый. Габдулла ел да җәйге мөселман балалары өчен оештырылган лагерьда ял итә. Шул рәвешле, Сармашбашта рухи яңарыш чоры. Мәчет төзеп, эш бетте дигән сүз түгел. Рухи яңарышыбызда шытып чыккан үсентеләр сулмасын иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: