Зәй офыклары

Татарстан мөфтиенә кандидат – Зәйдә

Мәгълүм булганча, 17 апрельдә республиканың дини тормышында мөһим вакыйга көтелә. Бу көнне мөселманнарның чираттан тыш VI корылтаенда Татарстан мөфтие сайланачак. Өч кандидат арасында хәзер мөфти вазифаларын башкаручы Камил Сәмигуллин бар. Бүген ул районыбызның дин әһелләре белән танышу, аларның уй-фикерләрен тыңлау, сайлау алды программасын бәян итү максатында Зәйдә булды. Үз чыгышында...

Мәгълүм булганча, 17 апрельдә республиканың дини тормышында мөһим вакыйга көтелә. Бу көнне мөселманнарның чираттан тыш VI корылтаенда Татарстан мөфтие сайланачак. Өч кандидат арасында хәзер мөфти вазифаларын башкаручы Камил Сәмигуллин бар. Бүген ул районыбызның дин әһелләре белән танышу, аларның уй-фикерләрен тыңлау, сайлау алды программасын бәян итү максатында Зәйдә булды. Үз чыгышында ул Татарстан Диния назәрәте алдында торган мөһим бурычларга тукталды.

- Иң беренче чиратта безгә үзара бердәмлекне ныгыту, уртак фикердә булып максатларга ирешү кирәк. Монда динне явыз нияттә файдаланырга теләүчеләргә урын юк. Бары тик диннең яхшылыкка өндәвен аңлата белергә, яңа гына дин юлына басучыларга дөрес юнәлеш күрсәтергә, аларны кирәкмәс агымнарга кереп китүдән сакларга кирәк, - диде Камил хәзрәт.

Моннан тыш ул, ислам тәгълиматын үстерүгә зур игътибар бирергә ниятләвен дә әйтте. Соңгы вакытта хәзрәт күп кенә районнарда булып, дини әсбапларның, мәдрәсәләрдә укучылар өчен кирәкле материалларның җитешмәвен ачыклаган. Киләчәктә балаларны борынгы татар галимнәре китапларына нигезләнеп укыту өчен аларны күпләп бастыру юлларын эзләү күздә тотыла. Шулай ук социаль өлкәдә дә эшне камилләштерү планы бар. Ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешеләр, физик мөмкинлеге чикләнгәннәрдән тыш, наркотик, алкоголь бәйлелектәгеләрне тернәкләндерү, аларны туры юлга бастыруга күндерү максаты да алга куела.

Зәйдәге очрашу барышында дин әһелләре, Камил Сәмигуллинга мәчетләрне тоту проблемалары, авылдагы дини эшчәнлеккә матди ярдәм итү мөмкинлекләре хакында да сораулар бирде. Хәзрәт һәр мәсьәләне чишүдә тәкъдимнәр кертүне сорады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: